КФУ Студенты «Дөнья Җәүһәре-2018» исеменә лаек булды

24 май көнне «Әкият» курчак театрында студентларның IX халыкара ачык «Дөнья Җәүһәре 2018» дип исемләнгән матурлык конкурсының финалы булды. Конкурсның финал этабына Казан федераль университетыннан 7 финалист узды.

Финалда дөньяның төрле илләреннән килгән 11 катнашучы тәкъдим ителде, алар арасында: Сирия, Македония, Россия Кытай, Конго, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Колумбия, Һиндстан һәм Таҗикстан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, финал этабына КФУдан 7 катнашучы узды, алар: Әминә Курбанова(Төркмәнстан), Наталия Угрева (Македония), Рауда Карут(Сирия),Анастасия Капустина (Үзбәкстан), Maria Camila (Колумбия), Ся Линь (Кытай), Тамара Мхитарян (Әрмәнстан).

Йомгаклау этабына кадәр конкурста катнашучылар сайлап алу этабын үтеп, төрле укулар һәм мастер-классларда катнаштылар, ә инде 24 май көнне иң талантлы катнашучылар финалда үз илләрен тәкъдим иттеләр. Йомгаклау этабы кысаларында кызлар 4 конкурста катнаштылар: милли костюмнардан чыгыш ясау, үзеңне презентацияләү, иҗади презентация һәм затлы күлмәкләрдән чыгыш ясау.

Бәйге нәтиҗәләре буенча , Казан федераль университеты, фундаменталь медицина һәм биология Институты студенты Рауда Карут (Сирия) җиңүче булды.

Рауда жюрины индивидуаллеге, креативлыгы белән җәлеп итә алды. Аны бертавыштан иң яхшы конкурстант һәм “Дөнья җәүһәре” конкурсы җиңүчесе дип билгеләделәр. Рауда күрсәткән номер беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Үз номерында Рауда Сирия исемле матур ил белән таныштырды. Ул сугыш турында онытырга, башка илләр кебек Сирия иленең тынычлыкта, гармониядә яшәве турында хыяллануын әйтте.

Илүзә Галимҗанова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.