КФУ студенты Дарья Митина: «Мин барлык көчемне һәм выкытымны укуга багышладым!»

Университетта үткән еллар иң онытылмас выкыйгаларны үз эченә ала. Имтиханнар, алган хисләр, бәйрәмнәр — үзе бер зур тормыш кебек. Безнең әңгәмәдәшебез Дарья Митина бу елны Казан федераль университетын тәмамлый. Шушы дүрт ел дәверендә ул бик күп уңышларга ирешкән. Без аның уңыш серләрен белергә булдык.

— Дарья, нигә син Казан федераль университетын сайладың?

КФУны мин үз туган шәһәремнән китәргә теләгәнемә сайладым. Ә КФУ-перспективалы киләчәкне гарантияләүче дәрәҗәле университет.

— Казан федераль университетына керер алдыннан сиңа нинди кыенлыклар белән  очрашырга туры килде?

Дөресен әйткәндә, укырга кергәндә кыенлыклар булмады, чөнки мин бик аралашучан кеше. Өстәвенә, «телевидение» белгечлегем миңа тулысынча туры килә.

— Уку вакытында сиңа йогынты ясаган кайсы укытучыларны әйтә аласың?

Бәхеткә, миңа бөтен укытучылар һәм алар алып бара торган предметлар белән тулысынча бәхет елмайды, ягъни барлык дисциплиналар, чыннан да, минем булачак эш буенча мөһим һәм кирәкле. Ә укытучылар, үз чиратында, материалны бик яхшы һәм үтемле итеп бирәләр. Мине укыткан барлык укытучылар да материалны гади һәм аңлаешлы итеп студентларга җиткерә.

 -Студент тормышыннан тыш, син нәрсә белән шөгыльләндең?

Укудан тыш, мин, кызганыч, бернинди студентлар чараларында катнашмадым. Мин барлык көчемне һәм вакытымны укуга багышладым. Әмма мин 4 ел дәверендә яраткан төркемемдә иң яхшы староста булдым.

— Дарья, студент тормышының иң якты хатирәләре белән бүлеш әле?

Иң яктыистәлек, мөгаен, минем беренче курста укыган чагым булды. Чөнки миңа 18 яшь, мин берүзем мәктәптән соң башка һәм таныш булмаган шәһәргә килдем, дуслар һәм танышлар юк иде. Бу, чыннан да, минем иң зур тәҗрибәм. Мөстәкыйль яшәргә, үзең өчен җавап бирергә, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәнәсең. Әлбәттә, урыны белән бик авыр булды, тик мин зарланмыйм , киресенчә, боларның барысы да миннән стресска чыдам кеше ясавы белән горурланам һәм миңа хәзер бернинди вәзгыятьнең үзгәрүе куркыныч түгел.

— Университетны тәмамлаганнан соң нинди планнар бар? Үз белгечлегең буенча эшләргә җыенасыңмы?

Мин үз белгечлегем буенча эшләргә планлаштырам.

— Хәзерге студентларга нәрсә теләр һәм киңәш итәр идең?

Хәзерге студентларга мин берничә киңәш бирергә теләр идем:

Барысын да берьюлы эшләргә тырышырга — бурычлар берәүгә дә кирәкми;

Укытучылар бик күп тәҗрибә бирәләр, шуңа күрә алар белән яхшырак дуслашырга һәм аларның сүзләрен тыңларга;

Барлык дәресләргә дә йөрергә кирәк;

Бу алтын вакытның кадерен белегез, ул иң яхшысы!

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.