КФУ студенты «Ел студенты — 2017» Бөтенроссия премия туры этабында катнаша

“Ел студенты – 2017” Бөтенроссия премия туры этабында Татарстаннан җиде студент катнаша. Алар арасында Казан (Идел буе) федераль университеты студенты,  “Ел студенты” Республика Гран-при иясе Нәфис  Сираҗетдинов та бар.

Бәйге финалы Симферопольдә, В. И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университетында 15-18 ноябрь көннәрендә уза. Чарага бәйгедә катнашучылар белән бергә Татарстан студентлары төбәк буенча хезмәттәшлек лигасы вице-президенты Ксения Рәхимуллина да бара.

Катнашучылар арасында шулай ук Әлмәт политехника техникумы студенты – “Ел казанышы” республика бәйгесе җиңүчесе Айсан Хәбибуллин, Казан дәүләт энергетика университеты студенты, “Ел студенты” республика бәйгесе җиңүчесе Ибраһим Абдулла Хайдар Абдо, Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Анна Барыкина, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Мария Рязанова, Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Анна Балялина, Казан юридик институт студенты Илона Гайсина бар.

“Ел студенты” – ул Россия күләмендәге беренче студентлар премиясе, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия яшьләр берлеге тарафыннан булдырылган.

Премия бәйгесе өч этапта уза: төбәк, читтән торып федераль һәм финал бәйгеләре. Финал этапта студентлар эшлекле уенда, үзләрен тәкъдим итүдә һәм һәр номинациядә махсус бәйге биремен эшләүдә көч сынаша.