КФУ студенты җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

Георгий Морозовның нәтиҗәсе — 23 яшькә кадәр яшьләр арасында 7 метр да 29 сантиметр.

Чиләбе беренче тапкыр җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын кабул итте. Ярышлар Елесина исемендәге стадионда узды. Казан федераль университеты студенты йөгереп килеп, озынлыкка сикерүдә көмеш яулады.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтын 1 нче курс магистры Георгий Морозов йөгереп килеп, озынлыкка сикерүдә көмеш медаль яулады. Аның нәтиҗәсе — 23 яшькә кадәрге яшьләр арасында 7 метр да 29 сантиметр.

«Стартка чыккач, мин тулысынча үз көчемә ышандым, нәтиҗә буенча әйткәндә, нәрсәгә әзерләндек, шуңа ирештек. Барлык көндәшләр дә  тигез шартларда иде диярлек. Минем шәхси рекорд бераз югарырак, тик иң мөһиме — нәтиҗә түгел, ә урын, — дип уртаклашты үз тәэсирләре белән Георгий  КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә. КФУның Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы өлкән укытучысы Александр Белов һәм өлкән укытучы Наил Минебаевка ярдәм итүләре өчен рәхмәтемне белдерәм».

23 дисциплина буенча ярышларда барлыгы 42 комплект бүләк уйнатылды. Россия чемпионаты Роспотребнадзорның барлык рекомендацияләрен үтәп узды.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова