КФУ студенты «Кара диңгез энҗесе — 2017» бәйгесе җиңүчесе булды

Казан федераль университетының Диннәр тарихын өйрәнү кафедрасы 4 нче курс студенты Елизавета Федорова «Кара диңгез энҗесе — 2017» XXI Халыкара гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыкты. Ул Кырымның Севастополь шәһәрендә узган, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Гүзәллек таҗы өчен Россиядән, Украинадан, Нигериядән 14 профессиональ модель көрәш алып барган.

Татарстан вәкиле Елизавета Федотова мондый чараларда 15 яшьтән катнашып килә. Быел да Елизавета «Татарстан гүзәле — 2017» һәм «Идел буе туташы — 2017» бәйгеләрендә җиңгән. «Кара диңгез энҗесе — 2017» бәйгесеннән соң ул быел көз булачак «Россия гүзәле» федераль бәйгесе финалына әзерләнә башлый.

Гүзәллек конкурсларында уңышлы чыгыш ясауга карамастан, Елизавета киләчәк тормышын фән белән бәйләргә уйлый. Моннан тыш ул телевидениедә хәбәри тапшырулар алып баручысы булып эшләргә хыяллана.