КФУ студенты «Не навреди» Бөтенроссия студентлар журналистлар конкурсы җиңүчесе

Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында «Не навреди» студентлар журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Беренче урынны Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты Мәдинә Сәлимова алды. 

Төп тема — каты авыручы балаларга ярдәм һәм журналистлар тарафыннан социаль проблематиканы грамоталы яктырту. Конкурска барлыгы 50 журналист эше тапшырылган була. КФУ студентының эше беренче урынга лаек дип табыла. Икенче урын Тышкы сәүдә Бөтенроссия академиясеннән Оксана Кравченкога, өченче урын Санкт-Петербургтан Юрий Садовскийга бирелә.

Грамотадан һәм истәлекле статуэткадан кала бүләкләнүчеләргә символик алтын кулчатырлар да бирелде. Көтелмәгән бүләкнең тарихы бер конкурс эше цитатасына бәйле. Аны Санкт-Петербург Балалар хосписының үсеш буенча директоры Анна Кудря укып күрсәтә:

«Если внезапно пошел дождь, и вы раскрыли зонт над мокнущим человеком, не появится ли у вас внутренней радости от сделанного добра? Дело будет не в благодарности человека, а в том, что вы в очередной раз стали лучше. Помогая другим, мы помогаем себе. Раскрывайте зонт почаще!».

Конкурс җиңүчеләре һәм призерлары өчен «Россия сегодня» медиатөркеменә экскурсия дә оештырылган.

Конкурс җиңүчесе, КФУ студенты Мәдинә Сәлимова мәкаләсен укырга: «А у вас тут что, дети умирают?», или Основные правила социальной журналистики».