КФУ студенты “Послы Победы” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

«Җиңү Илчеләре» (“Послы победы”) бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре Мәскәүдә һәм Севастопольдә узачак төп Җиңү Парадын оештыруда катнашачак. 2018 елның 9 апрелендә “Җиңү волонтерлары” оешмасы конкурста җиңүчеләрнең официаль исемлеген игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студенты Айдар Галимов та бар иде.

2018 елның 22 февраленнән алып 9 апреленә кадәр “Җиңү волонтералары” дип исемләнгән бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Роспатриотцентр» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе һәм яшьләр эшләре буенча (Росмолодежь) Федераль агентлыгы ярдәмендә бөтенроссия кампаниясе кысаларында Җиңү Көнен үткәрүдә ярдәм итү өчен үз теләкләрен белдерүчеләрне сайлап алу конкурсын оештырды.

Конкурста катнашу өчен 18-30 яшьтәге социаль актив яшьләр, җитәкчеләр һәм вәкилләр, коммерциячел булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, инициативалы төркемнәр чакырылды. Казан Федераль университетының студентлары, Советлар Союзы Герое Ф. П. Савельев исемендәге “Җиңү волонтерлары” дип исемләнгән Иҗтимагый үзәге әгъзалары дә конкурсның барлык этапларында катнашып, үз оешмаларын лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр.

«Җиңү Волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте мәгълүматларына караганда, бөтен Россия буенча якынча 4000 гариза бирелгән. Урыннар саны чикләнгән булу сәбәпле, 200 катнашучы гына Мәскәү һәм Севастопольгә барып Җиңү Парадын оештыруда катнаша алачаклар. 2018 елның 9 апрелендә “Җиңү волонтерлары” оешмасы конкурста җиңүчеләрнең официаль исемлеген игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студенты Айдар Галимов та бар иде.

Россиянең барлык төбәкләреннән килгән җиңүчеләр 5 майдан 11 майга кадәр, Бөек Җиңү бәйрәмен оештыруда катнашачаклар. Конкурста җиңүчеләрне махсус экипировка, яшәү, туклану белән тәэмин итәчәкләр, шулай ук алар махсус укыту курсларын үтәргә тиеш була, әлеге укыту процессына Бөек Ватан сугышы ветераннары, экспертлар һәм тарихчылар да җәлеп ителәчәк.

Илүзә Гыйбадуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.