КФУ студенты «Сәмрух» премиясенә ия булды

19 нчы февраль көнне «Ак Барс» яшьләр үзәгендә беренче тапкыр Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә Сәмрух ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. 5 ай буена барган сайлап алу турлары тәмамланып, ниһаять, бу көнне җиңүчеләр игълан ителде.

«Ел проекты» җиңүчесе итеп, «Безнең фикер» татарча дебатлар мәктәбе аталды. Җиңүчеләргә бүләкләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм «Сервис Стайл» җиһаз компаниясенең генераль директоры Лениза Миңнехәләф кызы Ризванова тапшырды.
«Ел әйдаманы» номинациясен игълан итәр алдыннан сәхнәгә конкурсантлар чакырылды. Җиңүченең исемен атарга сәхнәгә күтәрелгән «Ялкын» журналының баш редакторы Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина, микрофон каршына атлаганчы, КФУ студенты Игорь Смирнов белән күрешеп узды. Зал, әлбәттә, гөж килде. Йолдыз Миңнуллина исә «Просто Игорь абыегыз «Ялкын»га мәкаләләр яза», — дип елмайды. Конвертны ачып, җиңүченең исемен белүгә, алып баручылар «Ялкын»га мәкалә язуның чыннан да файдасы бар!» — диделәр.
«Сәләт җырлый» номинациясендә «Изге чишмә» аланының җыры җиңү яуланы. Җырның авторы әйдаман абый – Мөдәррис Каюмов. Аңа «Roсket Records» студиясендә җыр яздыру өчен сертификат тапшырылды.
«Ел башҗитәге» номинациясендә «Рухият» аланының башҗитәге Венера апа Галимова җиңү яулады. Аның исеме аталгач, залда утыручыларның алкышлары тынмады, колакка «Рухият» сөрәннәре ишетелде. «Мондый җиңүләрдән соң эшләргә стимул арта. Киләчәктә тагын да шәбрәк сменалар уздырачакбыз!» — диде Венера Галимова.