КФУ студенты самбо буенча Европа чемпионатына юллама алды

Алабуга институтыннан А. Саликов «сугышчан самбо» дисциплинасында көмеш медаль яулады.

1 март көнне  Чабаксарда самбо буенча 71 нче Россия чемпионаты тәмамланды. Анда КФУның Алабуга институты вәкилләре катнашты. Турнирны оештыручылар-Россия спорт министрлыгы, Бөтенроссия самбо федерациясе, шулай ук Чувашстан Республикасы Хөкүмәте.

Өч көн дәвамында өч дисциплинада 27 комплект медаль уйнатылды: хатын-кызлар, ир-атлар һәм сугыш самбосы. Ярышларда илнең 69 төбәгеннән 650дән артык спортчы катнашты.

Ярышлар сайлап алу туры булып торды. Ярышларда җиңүчеләр Россия җыелма командасы составына керде һәм 2020 елда самбо буенча Европа һәм дөнья чемпионатында катнаша алачаклар.

62 кг авырлык категориясендә «сугышчан самбо» дисциплинасында КФУның Алабуга институты студенты Александр Саликов чыгыш ясады. Ул әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын гына түгел, ә авыр хәлләрдә үзен чын көрәшче итеп тә күрсәтә алды.

Александр үзенең остазын һәм җанатарларын икенче урын алып сөендерә алды. Ул Россия чемпионатының көмеш медален яулап, илнең төп җыелма командасы составында Европа чемпионатында чыгыш ясау хокукын алды. Халыкара беренчелек агымдагы елның май аенда Екатеринбургта узачак.

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фото КФУ сайтыннан.