КФУ студенты «Студентлар лидеры-2021» Бөтенроссия конкурсының округ этабында җиңде

Чара студентларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнарны һәм норматив-хокукый актларны белүне, лидерлык сыйфатларын ачыклау максатыннан оештырылды.

Оренбург өлкәсендә «Студентлар лидеры» XV Бөтенроссия конкурсының Идел буе округ этабы узды. Казан федераль университетының Юридик факультеты студенты Булат Насыйбуллин 12 конкурсант арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңү яулады.

Булат Насыйбуллин «Татарстан Республикасы Студентлар лидеры-2021» конкурсы лауреаты, КФУ студентларының һөнәр берлеге оешмасының юридик үзәге җитәкчесе.

Идел буе федераль округы студентлар профсоюзларының 12 инициатив һәм иҗади вәкилләре берничә көн дәвамында «Автопортрет», «Правовое ориентирование», «Профтест», «Блиц», «Управленческий поединок», «Заседание профкома» һәм «Сюрприз» конкурсларында ярыштылар.  Барлык биремнәр дә укучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнарны һәм норматив-хокукый актларны белүгә, лидерлык сыйфатларын ачыклауга, шулай ук катнашучыларның үз проектларын тормышка ашыру һәм командада эшләү осталыгын тикшерүгә юнәлтелде.

«Конкурсның бурычы — чын лидерларны билгеләү генә түгел, катнашучыларны туплау, аларны алдагы уртак эшкә этәрү дә. Без, оештыручылар, моның өчен бөтен шартларны тудырырга тырыштык, — диде конкурсның оештыру комитеты әгъзасы, Оренбург дәүләт университеты студентларының беренчел профсоюз оешмасы рәисе Константин Гусев.

Катнашучыларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде, аның составында Россия профсоюзларының Студентлар координацион советы вәкилләре.

«Мин Татарстанны Идел буе федераль округының иң эре студентлар конкурсларының берсендә — «Студентлар лидеры»нда тәкъдим итү мөмкинлеге бирелү белән горурланам. Әлеге конкурс безнең университетта һәр профсоюз лидеры өчен мөһим этап булып тора. Һәм мин профсоюз оешмасының бөтен командасына, безнең рәис Юлия Владимировна Виноградовага, вуз җитәкчелегенә бөтен башлангычларыбызда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Алга бару һәм беренче булу мөмкинлеге өчен Alma Mater һәм туган Юридик факультетыма рәхмәт. Округ этабында җиңеп, хәзер без Казан федераль университетының зур командасы белән  бөтенроссия этабында Татарстанның лидерлыгын исбатларга әзерләнәчәкбез», — дип сөйләде Б.Насыйбуллин.

Казан федераль университеты вәкилләре инде биш ел дәвамында конкурс җиңүчеләре була, бу тагын бер мәртәбә КФУ студентлар беренчел профсоюз оешмасы командасының оешкан һәм нәтиҗәле эшен раслый.

Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты