КФУ студенты «Студентлар лидеры» булды

15-23 сентябрь көннәрендә Краснодар краенда XVI «Студентлар лидеры — 2018» Бөтенрәсәй конкурсы финалы үтте. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты студенты Камолиддин Бобохонов конкурс финалына үтте һәм анда Казан федераль университетын, Татарстан Республикасын һәм Идел буе федераль округын уңышлы тәкъдим итте.  

«Студентлар лидеры» — илнең иң актив профсоюз лидерлары өчен көтеп алган чара. Һәр елны алар Кара диңгез буена тәҗрибә алмашу, профсоюз өлкәсендә яңа белемнәр алу һәм шулай ук үзләре арасыннан иң яхшы студентлар лидерын сайлау өчен җыела. Быел лидерлык сменасында Россиянең 70 төбәгеннән 500 якын студент катнашты, алар 130 югары уку йортын тәкъдим иттеләр. Финалда студентлар лидеры исемен алу өчен 6 федераль округтан 12 финалист көч сынашты. Аларның һәрберсе конкурсның вуз, республика һәм округ этапларын уңышлы үттеләр.

8 кыен сынауны үтеп Камолиддин 6 урын яулады. Барлык көннәр дәвамында аның өчен КФУ Студентлар профкомы рәисе урынбасары, Наил Вяльшин җитәкчелегендәге делегация җан атты һәм һәр эштә ярдәм итте. Делегация әгъзалары шулай ук профсоюз эшчәнлеге өлкәсендәге профессионаллар лекцияләрендә булдылар.

Белешмә өчен. «Студентлар лидеры» конкурсы Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия ректорлар союзы ярдәме белән оештырыла. 70 төбәкнең 200 вузыннан 15 мең студент һәр елны конкурсның вуз, төбәк, округ этапларында катнаша.

«Студентлар лидеры»нда шушы еллар эчендә меңнән артык профсоюз активисты очрашкан, ә 160тан артык кеше финалга кадәр барыпҗитеп катлаулы сынауларны үтәләр.

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/student-kfu-stal-uchastnikom-vserossiyskogo-konkursa-studencheskiy-lider-2018