КФУ студенты «Таврида» форумында грант отты

400 мең сум «Әйдә Татарстанга» проектын гамәлгә ашыруга тотылачак.

Кырымда «Таврида» бөтенроссия форумының грант конкурсы тәмамланды. КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1 курс магистры Регина Гәрәева 400 мең сумлык грант отты. Барлыгы 12 млн сумга 15 проект ярдәм алды.

Казан федераль университеты студенты эчке туризмны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Әйдә Татарстанга» проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра.

Регина Гәрәева проекты — ЮНЕСКОның мәдәни мирас объектлары буенча Россиядә беренче яшьләр блог-туры. Татарстан буенча туристик маршруттан тыш, яшьләрне бай белем бирү һәм мәдәни программа көтә. Проектта катнашуга Идел буе федераль округында яшәүче 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь һәм талантлы блогерлар, фотографлар һәм журналистлар чакырыла.

«Россиядә эчке туризмны үстерү проблемасы бар. Минем проект илебездә туризмны яшьләр арасында популярлаштырырга ярдәм итәчәк дип ышанам. Быел без барыбыз да туган ил буйлап сәяхәт итәргә мөмкин икәнлегенә ышандык, алай гына да түгел, безнең бик күп гүзәл урыннарыбыз бар», — дип билгели җиңүче.

Грант акчалары сайт булдыруга, катнашучылар һәм экспертларның яшәү һәм туклануын оештыруга тотылачак. Р.Гәрәева белдергәнчә, хәзер уйланылган идеяләрне гамәлгә ашыру өчен партнерлар һәм тәҗрибәле команда эзләү белән шөгыльләнә. Мәгълүмати һәм гариза бирү кампаниясе 2020 елның ноябрендә башланачак, блог-тур үзе 2021 елның июлендә узачак.

«Мин беренче тапкыр шундый масштабтагы форумга килдем, анда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Форумга теләге булган һәркем эләгә ала. Монда үз идеяләреңне тормышка ашыру, Екатерина Шпица, Виктор Добронравов, Владислав Лисовец кебек танылган кешеләрдән белем алу мөмкинлеге бар. Форум программасына концертлар, шоу, конкурслар, мастер-класслар кергән”, — ди Р.Гәрәева.

«Таврида» Арт-кластеры — яшьләргә үз һөнәри потенциалын креатив индустрияләрдә, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә тормышка ашырырга ярдәм итә торган мөмкинлекләр платформасы. Арт-кластер «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проектына керә һәм «Таврида» яшьләр мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумын, «Таврида-АРТ» фестивален һәм «Таврида» Арт-резиденциясе мәгариф үзәген  үз эченә ала, ул 2022 елда эшли башлаячак.

Элегрәк  «Территория смыслов» форумында КФУ студентының 1,1 млн сум күләмендә грант отканлыгы хәбәр ителгән иде.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото Р.Гәрәеваның шәхси архивыннан