КФУ студенты — «Яз гүзәле — 2021» конкурсында җиңүче

Айгөл Шакирова иң яхшы нәтиҗәләр  күрсәтте.

Казанда, “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә XII “Яз гүзәле — 2021”  ел саен үткәрелә торган вузара  матурлык һәм талант фестивале финалы булды. Конкурс финалына Казан федераль университетының ике вәкиле узды: Фундаменталь медицина һәм биология институтының 4 нче курс студенты Айгөл Шакирова һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 3 нче курс студенты Энҗе Габдуллина.

Чараны Казан дәүләт энергетика университеты оештыра.

«Яз гүзәле» конкурсы яшьләрнең татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәтен тәрбияләүгә, яшь буын арасында татар телен саклап калуга һәм популярлаштыруга, шулай ук яшьләрдә актив тормыш позициясе, патриотизм, матур тормыш кыйммәтләре булдыруга, рухи һәм физик камиллеккә омтылуга юнәлдерелгән.

Тантанада  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының туган телне өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган күргәзмәсе күрсәтелде.

«КФУ еш кына туган телне өйрәнүгә кызыксыну уята торган фестивальләр һәм күргәзмәләр оештырырга тырыша. Күргәзмә, чара кебек үк, яшьләр арасында халык вокалын, музыкасын, хореографиясен популярлаштыруга хезмәт итә», — дип билгеләп үтте Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 нче курс студенты Ризалә Гыйләҗева.

«Конкурс турында мин 2019 елда «Сәләт» лагеренда танышкан дусларым аркылы белдем. 2020 елда беренче тапкыр гариза бирдем, ләкин, ни кызганыч, конкурсны пандемия сәбәпле үткәрмәделәр. Быел уңыш елмайды һәм мин финалга уздым «, — дип сөйләде җиңүче Айгөл Шакирова.

Катнашучылар әйтүенчә, әзерлек этабы бай һәм кызыклы булган. Шул вакыт эчендә алар күп санлы мастер-классларда: актерлык осталыгы, милли кулинария, татар биюләрендә катнашканнар. Шул ук вакытта көн саен  репетицияләр, иҗади номерлар кую, фото- һәм видеога төшү бара.

Йомгаклау туры өч этаптан тора: жюри әгъзалары һәм тамашачылар катнашучылар белән  видеовизиткалар аша танышты, спорт костюмнарында дефиле һәм иҗат номерлары — финалисткалар бию, вокаль, шигъри сәләтләрен күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип А.Шакирова танылды.

«Мин инде күптәннән рус җырларын татар теленә тәрҗемә итү белән мавыгам. Бүген мин татар телендә гитара аккомпанементы ярдәмендә популяр рус җырын башкардым. Бөтен зал миңа кушылып җырлады”, — дип уртаклашты конкурста җиңүче.

Финалда Айгөл тугыз катнашучы белән көч сынашты. Җиңүче әйтүенчә, конкурс атмосферасы бөтенләй конкуренциясез булган — кызлар дуслашкан, бер-берсенә ярдәм итеп торган.

«Беренче чиратта мин ярдәм итүләре һәм миңа ышанганнары өчен гаиләмә рәхмәтле. Дусларыма һәм бөтен конкурс дәвамында минем белән янәшә булганнарга рәхмәт. Үзегезгә ышаныгыз һәм барысы да килеп чыгачак, дип әйтәсе килә, — дип өстәде ул.

Автор: Аделина Биккинина, фото: Александр Кузнецов