КФУ студентына махсус стипендия!

КФУ студенты Галиәкбәрова Илсөя Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булган! Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 нче курс студенты Галиәкбәрова Илсөя Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясе алган.

Илсөя уку алдынгысы, күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе, шуңа өстәп, «Әллүки» әдәби иҗат берләшәмәсенең иң актив катнашучысы да икән әле. Илсөя бүгеннән үк халкына файдалы булырга һәм милли әдәбиятны үстерүгә тели.

Махсус стипендиягә лаек булган фәнни эшен дә Әмирхан Еники иҗаты буенча язган ул.