Казан федераль университеты 26 гыйнварда Түбән Новгородта үткән ярминкәдә үз экспозициясен тәкъдим итте. Катнашучылар арасында Россиянең иң зур 11 вузы, алар арасында КФУ да бар.
«Навигатор поступления — 2019» мәгариф күргәзмәсе илебезнең 6 шәһәрендә беренче тапкыр гына үтми. Күргәзмә 9-11 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән иде. Килүчеләргә төрле мастер-класслар, вузга керү темасына лекцияләр һәм университетларның белем бирү программалары презентациясе тәкъдим ителде.
Казан федераль университеты — Россиянең бай тарихка ия югары уку йортларының берсе. Бүген биредә 16 төп фәнни-белем бирү бүлекчәсе һәм ике филиал эшли. Түбән Новгородта үткән күргәзмәдә КФУның 3 институтынан һәм бер филиалыннан вәкилләр бар иде: ИТИС Югары мәктәбе, Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Идарә, икътисад һәм финанс институты һәм Яр Чаллы филиалы.
Казан федераль университеты стенды абитуриентларда һәм аларның әти-әниләрендә зур кызыксыну уятты. Булачак студентлар керү баллары, юнәлешләр, эшкә урнашу һәм тулай торак турында кызыксынганнар. Оештыручыларның әйтүе буенча «Навигатор поступления-2019» күргәзмәсе үзенә 2500 кеше җыя.