КФУ тәмамлаган Салават Йосыпов: «Университеттан мөмкин булганның барысын да алырга кирәк»

КФУ студенты Иннополиста пиарщик булып эшләве, курс эше язуы һәм стипендияләр турында. 

Салават Йосыпов 2015 – 2019 елларда КФУда журналист булырга укыган. «Инде» һәм «Коммерсантъ»та эшләгәч, ул Иннополис Университетында PR-менеджер булып эшкә урнашкан. Аның белән иҗат һәм уку турында сөйләштек.

– Салават, медиада үз юлыңны ничек башладың?

– Журфакка кергәнче журналистика белән “җенләнми” идем: текстлар язмадым, әмма укытучыма мәктәп газетасының дизайны белән булыша идем. Мин, башкалар кебек, «театральный»га барачакмын яки филолог булачакмын, дип уйлаган идем, ләкин… Соңгы мизгелдә  журналистика белгечлегенә ризалаштым.

– КФУда уку нәрсә белән истә калды?

– Беренче курста мин укуның бюджет формасына күчү өчен бик тырыштым. Төркемдәшләремнән аермалы буларак, моңарчы журналистика текстлары язмаганны исәпкә алып, күп нәрсә яңалык булды. Нәрсәдер ошый иде, нәрсәдер – юк. Ошаган дисциплиналардан – әдәбият, журналистика һәм диннәр тарихы. Укуга шундый күзлектән карадым – әгәр дә журфак минем тормышымда булмаса, мин, бәлки, беркайчан да журналистика тарихын белмәс идем. Ул, гомумән, без яши торган илдә булган күп нәрсәләр турында сөйли.

– Укуның мөһим өлеше нәрсәдән гыйбарәт?

– Шунысы кызык: мин курс эшләренә һәрвакыт җитди карадым, гәрчә бездә алар ел саен икешәр булса да. Курс эше – теләсә кайсы белгечлек буенча белем алуның мөһим өлеше. Аны язганда, мин үз вакытымны үземә чын-чынлап ошый торган һәм кызыклы әйберләргә багышлый ала идем. Бер эшем белән мин студентларның фәнни эшләре бәйгесендә җиңдем дә әле.

– Укымаска, институттан китәргә дигән уйлар бар идеме ул чакта?

– Минем беркайчан да университеттан китәргә теләгем юк иде – мин «мөмкин булганның барысын да алырга кирәк» принцибы буенча укыдым. Конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнаштым, хәтта кайберләрендә җиңү яуладым! Оештыручылар хисабына берничә тапкыр Мәскәүгә, бер тапкыр Санкт-Петербург шәһәренә бардым. Өстәвенә, стипендия дә ала идем. Аның 18 меңгә кадәр җиткән чаклары да бар иде.

– Югары белем сиңа тагын нәрсә бирде, Салават?

– Университет – яңа ныклы мөнәсәббәтләр булдыру өчен яхшы мохит. Боларның барысы да ГМЧ хезмәткәрләре өчен мөһим. Икенче яктан, журналист булу өчен журналист дипломы мәҗбүри дә түгел.

– Журналистикага күчик. Кайсы басмаларга яза идең?

– Университетның «Стужурка»сында практика үттем. 2016 нчы елда «Инде» интернет-басмасына яза башладым. Миңа Казанга чит илдән килгән студентлар темасын тәкъдим иттеләр. Анда ике ел эшләдем: башта автор буларак, аннары хәбәрләр редакторы вазыйфасында. «Инде»нең командасы ошады, мин анда бик күп нәрсәгә өйрәндем. Бу бик сәләтле авторлардан һәм гади күңелле идеяләрдән торган бик шәп редакция иде. Анда иң кыю идеяләрне хупларга әзер булган кешеләр эшли. 2019 нчы елда Казанның «Коммерсантъ» басмасына күчтем, ләкин анда өч ай да эшләмәдем. Мине Иннополис университетына чакырдылар.

Салаватның иң яратып эшләгән язмасы.

Иң популяр язмасы.

– Иннополис белән таныш идеңме?

– Иннополиска без 2016 елда дус кызым белән карарга гына килгән идек. Безгә шулкадәр ошады ки, монда күчү юлларын эзләдек. Әмма мөмкинлек юк иде. Ә менә өч елдан соң килеп чыкты. Хәзер Иннополиста яшим.

– Иннополис турында тулырак сөйлә әле. Университетта эшләүнең нинди үзенчәлекләре бар?

– Программистлар белән эшләү авыр, сүз дә юк. Гуманитарий һәм технарь төрле телләрдә сөйләшсә дә, компромисс табып була. Бу – акыллы кешеләр мохите, һәм һәрвакыт аларның асылына барып җитәсе килә, шуңа күрә барысын да тырышып, методик рәвештә өйрәнәм. «Java»ны «Java Script»тан, ә лидарны пилотниктагы башка сенсорлардан аера алам хәзер.

Үзен журналист дип санамаса да, Салават Йосыповның тәҗрибәсе шактый: мәктәп газетасы, «Стужурка», «Инде» һәм «Коммерсантъ – Казан» медиачараларында үзен күрсәтергә өлгергән. Ул – университетта бирелгән мөмкинлекләрне кулланып, үз юлы белән бару үрнәге. Аңа уңышлар теләп калам!

Автор: Резидә Әлмиева, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 курс студенты 

Фото: геройның шәхси архивыннан