КФУ тәрбияләгән чемпионнар!

12 нче май көнне Казаныбызның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә татар КВН лигасынының финалы узды. Әлеге финалда сезон буе яхшы нәтиҗәләр күрсәткән иң шаян һәм тапкыр командалар көч сынашты: “Бишбармак”(Мамадыш), “Марат” ( Яр Чаллы), “Татар team“ (КФУ, ИФМК), “Әкәмәт” ( Казан Дәүләт Аграр Университеты). Уен традион рәвештә сәламләү, разминка, музыкаль өй эше өлешләреннән торса да, яңалык йөзеннән КВНга “стенд ап” бәйгесе дә кертелгән иде. Алларында торган бурычларының җиңел булмавына карамастан, һәр команда үзенчәлекле, кызыклы һәм матур уен күрсәтте, ә иң мөһиме, ахырга чаклы “көрәшеп”, шәһәрләренең һәм уку йортларының данын яклады.
Залдагы атмосфераны сүз белән генә әйтерлек түгел: көчле алкышлар, командаларны яклап тавыш бирүләр, һәм инде, әлбәттә, туктаусыз көлүләр… Минемчә, бу елны юмор мәсәләсенә командалар һәм редакторлар аеруча җитди караган, чөнки мәзәкләр, стэмнар тагын да интелектуаль, индивидуаль характерлы. Шуңа бәйле, милли КВНның да дәрәҗәсе артырга, киләчәге өметле булырга охшап тора.
Инде финал уенына кайтыйк. Һәр дүрт төркем дә лаеклы чыгыш ясап, тамашачы һәм жюри әгъзаләрен яңадан-яңа ачышлар белән сөендерде. Дөресен әйткәндә, интрига уенның азагына чаклы сакланды һәм җиңүчене алдан үк билгеләп, фаразлар кылырлык түгел иде. Шулай да, татар лигасының әлеге сезонына нәтиҗә ясалды һәм “җиңүче” исемен “Tатар team“ КВН командасы яулады. Икенче урында “Бишбармак”, ә өченче урынны исә “Марат” белән “Әкәмәт” КВН командалары бүлеште. Барлык командаларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.