КФУ тарихы музее «Культурный ток» халыкара программасында катнаша

Программа Британия советы һәм университет музейларының UMAC ICOM халыкара комитеты тарафыннан хуплау тапты. 

Казан федераль университеты Россия һәм Бөекбританиянең  музей белгечләре арасында һөнәри тәҗрибә алмашу буенча «Культурный ток» дигән халыкара онлайн-программада катнашачак.

Проектны оештыручылар арасында КФУдан тыш, Шотландия UMIS университет музейлары ассоциациясе белән берлектә Томск политехник университеты, Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты бар. Программаны оештыруда ярдәм итүчеләр арасында Мәскәүдәге Бөекбритания илчелегенең мәдәният һәм мәгариф бүлеге. Проект UK — Russia Creative Bridge 2020-2021 программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Культурный ток» мәдәният өлкәсендә һөнәри үсеш программасы Россия һәм Бөекбританиянең мәдәният өлкәсендәге белгечләре арасында иҗади һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән. Проектның максаты — Россия-Британия һөнәри бергәлегенең мәдәниятара алмашуына ярдәм итү, шулай ук яңа иҗади идеяләр эзләү,  белем һәм тәҗрибә алмашу.

Россиядән өч музей белгече әлеге проектның кураторлары булды. КФУны Казан университеты тарихы музее директоры Светлана Фролова тәкъдим итәчәк, ул әле  эксперт буларак та катнаша.

«Культурный ток» проекты Британия советы тарафыннан хупланды. Шул рәвешле, Шотландия университет музейлары ассоциациясе февральдә Россия университет музейлары белән берлектә нәкъ менә университет музейлары эшчәнлеге белән бәйле халыкара вебинарлар үткәрәчәк. Казан университеты вебинарлар оештыруга акча алды. Казан университетының Тарих музее директоры урынбасары Фәридә Ваһапова һәм КФУ Н.И.Лобачевский музееның  экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге буенча белгече Артем Казаков Facebook социаль челтәрендә программага багышланган махсус төркем алып баралар «, — диде Светлана Фролова.

“Культурный ток” программасында университет, корпоратив, мәктәп музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, студентлар, волонтерлар, тикшеренүчеләр, университет музейларының потенциалы дөньяда ни дәрәҗәдә югары һәм тиешенчә бәяләнмәвен аңлаган теләгән һәркем катнаша ала.

«Культурный ток» семинарлары онлайн-форматта 5, 11, 12 һәм 19 февральдә узачак. Фикер алышу темасы: университетлар, шәһәрләр, төбәкләр үсеше стратегиясендә вуз музее урыны; вуз музейларының мирасы, коллекцияләрне саклау һәм тәкъдим итү; цифрлы музей мохите; волонтерларны җәлеп итү; фандрайзинг, максатчан аудитория белән эшләү үзенчәлекләре, коммуникация инструментлары.

Программа вуз музейлары һәм алар тирәсендәге бергәлекләрнең эшен активлаштырырга тиеш. Россиянең һәм Шотландиянең иң яхшы музей практикалары мисалларында университет музейларының төрле яклы мөмкинлекләре каралачак, ә алар аша социаль үзгәрешләр, фәнни һәм мәдәни мирасны саклау һәм тәкъдим итү үзәкләре буларак университетлар да каралачак. Проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә университет музейларының ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру юлында адым ясалачак. Программа университетлар эчендә музейларның йогынты өлкәсен киңәйтергә, университетлар аша шәһәрләр һәм төбәкләрнең мәдәни һәм социаль көн тәртибен формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Максим Зарецкий