КФУ тарихы музее проект башланганнан бирле 10 подкаст чыгарды

Подкастларның төп темасы — студентлар тормышы.

Казан университеты тарихы музее подкастлар чыгаруны дәвам итә. Алар «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Казан университеты музейлары» төркемендә урнаштырыла.

Казан университеты тарихы музее 2016 елдан бирле «ВКонтакте», Facebook, Instagram социаль челтәрләрендә үз битләрен алып бара. Монда музей экспонатлары, музейдагы чаралар турында мәгълүмат, UNIVER TV белән бергә әзерләнгән видеолар  урнаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, беренче подкаст темасын музей экскурсоводы, 2 курс магистранты Иван Ротов тәкъдим иткән. Подкаст университет тарихы буенча бастырылган тикшеренүләр, шулай ук тарих музее фондларында саклана торган материаллар  турындагы мәгълүмат нигезендә эшләнә.

«Үзизоляция чорында аудиторияне саклап калу өчен подкастлар сериясен эшләтеп җибәрергә карар кылынды. Подкаст — хикәяләүнең иң заманча һәм кирәкле формаларының берсе. Октябрьдән декабрьгә кадәрге чыгарылышлар төрле темаларны берләштерә. Алар арасында төп тема — студентлар тормышы. Безнең подкастларның бурычы — Казан университетының тарихы һәм үсеше турында кыска, тулы, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләү. Без подкастны тыңлаганнан соң, тыңлаучыда сораулар калуын телибез һәм ул безгә  җаваплар артыннан тагын килер иде «, — дип сөйләде КФУ тарих музее директоры Светлана Фролова.

Сүз уңаеннан, һәр подкасттан соң КФУ тарихы музее коллективында фикер алышу була. Чыгарылышларны И.Ротов әзерли һәм тавышландыра. Светлана Фролова подкастларның мөхәррире һәм автордашы булып тора. Монтажны А.Казаков һәм И.Ротов башкара.

«Октябрьдән декабрьгә кадәр 10 подкаст чыкты. Аларның һәрберсен әзерләү өчен 5-10 китапны өйрәнергә туры килә. «ВКонтакте» төбәк вәкиленә мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә бу подкастлар турында яңалык 12 дән 30 меңгә кадәр карау җыя «, — диде ул.

Беренче подкаст «Параларга бару һәм исән калу: XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы губерна шәһәрендәге хәвеф-хәтәр — студент тормышы» дип аталган. «Азык-төлек карточкалары, моллюсклар һәм «ромовая баба» кексы… Казан университеты сугышны ничек үткәрде» дип аталган икенче подкаст Бөек Ватан сугышы елларында университет тормышына багышланган иде. Соңрак подкаст әзерләүчеләр 1815, 1842 еллардагы Казан янгыннары темасына мөрәҗәгать иткән.

31 448 карау, 117 тыңлау, 168 лайк, 20 репост җыйган беренче подкаст иң популяры. Бу яңа подкаст белән танышкан кешеләрнең беренче подкастка кайтуы белән бәйле.

Билгеләп үтик, саннар «ВКонтакте»дагы  «КФУ тарихы музее» төркеме буенча гына китерелгән. Тыңлаучыларның фикерләре уңай, күпләр студентлар турында подкастлар көтә.

«Без һәр подкастны фотосурәтләр һәм документлар белән бизи алабыз, ул вакытта инде башка формат килеп чыга — мәкалә яки социаль челтәрләрдәге язма. Шундый хәлләр дә була, язманы КФУ студентлары видеороликлар өчен сценарий буларак кулланалар. Студентлар темасы, һичшиксез, киләсе елда төп темаларның берсе булып калачак. Без подкастларыбызда университет укытучыларының тормышы һәм фәнни эшчәнлеге, гади хезмәткәрләр (швейцарлар, комендантлар, дворниклар һ.б.), университеттагы хатын-кызлар турында сөйләргә телибез. Өстәвенә, бу темалар шактый яхшы өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән. Казан университетында белем бирүнең бәясе, фәнни язмалар тарихы һәм аларны замандашларының ничек кабул итүе, репрессия елларында университет кебек темалар кызыксыну уята», — ди С.Фролова.

2020 ел ахырына кадәр «Казан университетының булачак студентлары — балалар күзлегеннән яңа ел» дигән подкаст эпизоды эленәчәк.

Автор: Алинә Минневәлиева, Рүфинә Гыймалетдинова, фото: «ВКонтакте»дагы Казан университеты тарихы музее төркеменнән