– Олимпиада турында укытучым әйтте, шунда ук катнашып карау теләгем туды. Татар теленең кагыйдәләрен, аеруча искәрмә булган очракларны бу юлы әзерләнгәндә тагын да тирәнрәк өйрәнергә тырыштым. Быел Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына керергә җыенам. Әлегә төгәл белгечлекне сайламадым, уйлыйм, ләкин ул һичшиксез татар теле белән бәйле булачак.
Хәер, укучылар әле Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбенең яңалыкларын белеп тә бетермиләрдер. Быел гына ачылган милли мәгариф программасы турында аларга Гайнуллина Гөлфия Расил кызы тәфсилләп сөйләде.
Кайбер укучылар институтка керү белән генә түгел, ә кайсы юнәлешне сайлауларын да хәл иткәннәр инде. Шундыйларың берсе – Казанның 129нчы мәктәп укучысы Камилә Зиһаншина. Ул, 10 сыйныфта укуына карамастан, киләчәген ачык күзаллый:
– Олимпиадада икенче елга катнашу өчен тәҗрибә тупларга дип килдем. 11 нче сыйныфтан соң Казанда калырмын, дип уйлыйм. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына дизайн юнәлешенә керергә телим. Максатчан рәвештә әзерләнгәч, үземдә ышаныч сизәм. Бераз курку бар инде, әлбәттә, ләкин бөтенләй коелып төштем дип әйтә алмыйм.
Казан кызы Гайсина Зилә дә кая укырга керәсен инде хәл иткән:
– Мин 11 нче сыйныфта укыйм, татар һәм инглиз телләре белән кызыксынам. Шуңа күрә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына керәсем килә, институт турында күп кызыксындым, әлегә бары яхшы фикерләр генә ишеттем. Татар теленнән олимпиадада катнашуым да бер яктан, телемә мәхәббәт булса, икенче яктан, укырга кергәндә ярдәм итәчәк баллны алу мөмкинлеге.
Казан кызы Маргарита Толкунова экономика һәм татар теле белән кызыксына. Киләчәктә кайсы уку йортын сайлавын белмәсә дә, олимпиадада катнашу булачак уку йортын күзаллауда ярдәм итәр, дип саный ул.
Олимпиадада катнашучы укучылар белән аралашканнан соң, яшьләрнең киләчәкләре турында җитди уйланулары, үзләре теләгән өлкәгә керү өчен барлык мөмкинлекне дә файдаланып калырга теләүләре сизелде. Шундый максатчан мәктәп укучыларын киләчәктә үзебезнең абитуриентлар, ә соңрак инде студентларыбыз итеп күрү институт өчен дә зур горурлык булып торачак.