КФУ татар телен өйрәнергә теләүчеләрне бушлай курсларга чакыра

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 2019 елда  татар теле буенча түләүсез курсларга электрон теркәлүне башлады дип хәбәр ителә университет медиапорталында.  

Теркәлү өчен анкета тутырырга кирәк. 12 сентябрь16.00 сәгатькә кадәр тутырылган гаризаны бастырып алып, паспорт күчерелмәсе белән бергә Татарстан урамы, 2 нче йорт (320 кабинет) адресы буенча урнашкан оештыру комитетына алып килү сорала.

Анкеталарны бары тик электрон рәвештә генә теркәргә! Курсларга тыңлаучылар гариза һәм паспорт күчерелмәсен алып килгән очракта кабул ителә. Анкетада татар телен белүдәрәҗәсен күрсәтү кирәк. Дәресләр дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке якта 18.00-20.00 сәгатьтә уза.

Дәресләр башлану турында http://kpfu.ru/tatkurs.html сайтында хәбәр ителәчәк. Уку вакыты 3 ай, атнага 2 тапкыр. 

Курслар тәмамланганнан соң татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән КФУ сертификаты бирелә. Дәресләр 16 нчы сентябрьдә башланыр дип көтелә. Тулырак мәгълүмат: 292-68-31 телефоны аша.