КФУ татарлар тарихы буенча телевизион олимпиада үткәрә

Җиңүчеләр Казан университетына максатчан урыннарга укырга керә алачак.

Казан федераль университеты 9-10 сыйныф укучылары өчен татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада уздыру инициативасы белән чыкты. Проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе тарафыннан хупланды.

Интеллектуаль ярыш яшьләрне Татарстан һәм татар халкы тарихына, мәдәниятенә җәлеп итүне күздә тота. Олимпиадада җиңүчеләр КФУга татар тарихы  һәм тюркология белән бәйле профильләргә максатчан урыннарга укырга керә алачак.

«Проект мәдәният, ТР халыклары тарихы буенча белгечләр әзерләү өчен КФУга талантлы яшьләрне җәлеп итү кебек мөһим бурычны хәл итә. Олимпиаданың телевизион форматы катнашучыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыра, ачык чыгыш ясау күнекмәләрен үстерергә, киң аудитория булдырырга, проектка катнашучылар санын күбрәк җәлеп итәргә ярдәм итә, — ди КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков.

Интеллектуаль ярыш берничә этаптан торачак. Беренчесе — сайлап алу, ул тестлар чишү, конкурс биремнәренә җаваплар һәм тәкъдим ителгән темаларга эсселар әзерләүне үз эченә ала. Бу этап нәтиҗәләре буенча телевизион турда катнашучылар исемлеге билгеләнәчәк.

«Хәзер олимпиаданы концептуаль яктан эшләү төгәлләнеп килә, атап әйткәндә: контент, катнашу мәсьәләләре карала. Аның нәтиҗәләре буенча үткәрелү вакыты игълан ителәчәк һәм проект гамәлгә ашырыла башлаячак. Якындагы айларда беренче турларны оештыру планлаштырыла. Тиздән телевизион тур да игълан ителәчәк дип көтелә. Олимпиаданы уздыру мәйданчыгы турында әлегә фикер алышу бара», — дип йомгаклады Казан университеты профессоры.

КФУ сайты материалы буенча Лилия Туктарова әзерләде.