КФУ Татьяна көненә әзерләнә

25 гыйнварда Казан федераль университетында Россия студентлары көнен бәйрәм итүгә багышланган күп чаралар планлаштырылган. 

Бу бәйрәмне студентлар Татьяна көне дип йөртәләр һәм көтеп алалар. Ул сессия тәмамлану чорына һәм кышкы каникуллар башланган вакытка туры килә. Казан федераль университетында бәйрәм һәр елны зур масштабта үткәрелә. Бу көнне зур концерт программасы әзерләнә. меңләгән студент, укытучылар, кунаклар, Татьяна исемен йөртүче кызлар төрле иҗади мәйданчыкларның эшендә катнашачак.

Бәйрәм гадәттәгечә КФУның төп бинасында университет җитәкчелегенең Татьяналар белән очрашуыннан башлана, ә аннан соң күңел ачу программасы «Уникс» та дәвам итәчәк.

15.30 минутта админстрация, студентлар, мөгаллимнәр, иң яхшы иҗат коллективлары һәм мөхтәрәм кунаклар катнашында студентлар бәйрәм концерты башлана.

Бәйрәм концертына чакыру кәгазьләрен институтлардагы социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан һәм КФУның Студентлар клубыннан («Уникс»та 202 нче кабинет) алырга мөмкин.

Белешмә өчен телефон: 233-72-56