КФУ территориясе арта

Хәрби госпиталь комплексы рәсми рәвештә КФУ карамагына тапшырылды.

ТР буенча Росимущство җирле идарә хезмәте К.Маркс урамы, 76нчы йорт адресы буенча урнашкан хәрби госпитальне Казан университетына тапшырды.

Якын арада биредә фасадны төзекләндерү, госпиталь территориясен тәртипкә китерү һәм КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтын шул адреска күчерү эшләре башланачак.

Хәрби госпиталь комплексы өч бинадан тора.  1нче корпуста — стоматология һәм имплантология,  2нче корпуста – уку-укыту һәм медицина үзәге, ә 3нче корпуста  семуляция үзәге лабораториясе урнаштырылачак. Биредә оператив хирургия буенча белем биреләчәк һәм операцияләр уздырылачак дип көтелә.