КФУ THE версиясе буенча дөньяның иң яхшы югары уку йортлары рейтингына керде

КФУ Бөекбританиянең Times Higher Education журналы версиясе буенча дөньяның 600 иң яхшы университеты арасына керде. Рейтинг басманың рәсми сайтында дөнья күргән.

ТНЕ рейтингка Казан илкүләм тикшеренү технология университетын да керткән – ул 1000+ позициясен били.

Исемлеккә Россиянең барлыгы 39 уку йорты кергән. Алар арасында Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты иң югары баскычта урнашкан – ул 189 нчы урынны били.

Оксфорд университеты – беренче, Калифорния технология институты – икенче, Кембридж университеты өченче урында.

Мәгълүмат «Татар информ» МА алынды