КФУ «Тоталь диктант»ка әзерләнә

Быел «Тоталь диктант» акциясе (анда теләгән һәркем үзенең белем дәрәҗәсен тикшереп карый ала) 13 апрельдә була. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акциягә әзерләнергә теләгән һәркем өчен Казанда «Җомга көннәрендә – рус теле» дип исемләнгән атналык курслар башланды», — диелә хәбәрдә.

Курслар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (Татарстан урамы, 2, 105нче аудитория) оештырыла.

Анда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Дәресләр 18.00 сәгатьтә башлана, курслар 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.