КФУ турында телеграм-квестта катнаш

18 октябрьдә булачак Казан федераль университетының «Интерактив телеграм-квест» конкурсына теркәлү ачылды. 

Конкурста катнашучыларга Казан университеты территориясендәге серле урыннарны табарга, яраткан университетыбыз тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк.

Телеграм-квестта катнашырга теләүчеләргә бакалавриат, белгечлек һәм магистратурада укучы 5 студенттан торган төркем төзергә һәм 17 октябрьдә 16.00 сәгатькә кадәр t.me/KFU215 сылтамасы аша узып телеграм-төркемдә теркәргә кирәк. Теркәлү вакытында катнашучыларның исем-фамилияләрен язарга, кайсы институттан һәм төркемне, команда капитанын атарга кирәк.  

2 җиңүче команда Казан федераль университетының символикасы белән толстовкалар алачаклар. Сорауларга тиз җавап биргән башка 4 команда кызыксындыру бүләкләренә ия булачаклар.