КФУ уйлап табу эшчәнлеге буенча рейтингта алдынгы

2019 елга россия университетларының уйлап табу активлыгы рейтингы әзер. «Эксперт» аналитика үзәге мәгълүматларына караганда, Казан федераль университеты 2019 елда бу рейтингта 7-9 урынга ия булды. 2018 елда бу күрсәткеч 28-29 баскычта иде. 

Әлеге рейтингны төзегәндә3 юнәлеш исәпкә алына. Беренчесе — база шартлары. Соңгы 5 ел эчендәге патентлар һәм цитаталар саны исәпкә алына. Икенчесе — патентлар сыйфаты. Өченчесе — патентларга булган ихтыяҗ. Рейтингта 1-2 урынны МДУ һәм МАИ бүлешкән. Иң яхшы вузлар унлыгын Санкт-Петербург Дәүләт университеты йомгаклый.