КФУ укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге V Бөтенроссия фәнни конференциясен дистанцион форматта үткәрә

Анда 700дән артык мәктәп укучысы катнаша.

 Укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясе (халыкара катнашу белән) беренче тапкыр тулысынча дистанцион форматта уза.

Казан федераль университеты, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе оештырган конференциядә 4-11 сыйныф укучылары катнаша.

Барлык катнашучылар да сайлап алу (читтән торып катнашу) турын уздылар инде. Йомгаклау (турыдан-туры катнашу) этабының ничек булачагы турында КФУ мәгариф департаментының сәләтле укучылар белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева сөйләде:

“Быел эпидемия сәбәпле, без конференцияне дистанцион рәвештә үткәрергә мәҗбүр. Катнашучылар тарафыннан барлыгы 707 тикшеренү эше җибәрелгән (узган ел – 546).

8 апрельгә кадәр йомгаклау турында катнашучылар үз чыгышлары белән видеороликлар җибәрергә тиеш. Моның өчен видеоролик файлын Интернет челтәрендәге саклагычка йөкләргә һәм аңа сылтаманы катнашучының үз шәхси кабинетында урнаштырырга кирәк. 24 апрельгә кадәр жюри әгъзалары утырышлары узачак. Алар видеоматериалларны караячак һәм, кирәк булганда, кабат тикшеренү эшләре текстларына мөрәҗәгать итәчәк.

11 сыйныф укучылары арасындагы конференция җиңүчеләре һәм призерлары БДИ нәтиҗәләре буенча өстәмә баллар алачак: җиңүчеләргә – 5 балл, призерларга – 3 балл өстәлә».

Конференция нәтиҗәләре 24 апрельдә сайтта һәм шәхси кабинетларда урнаштырылачак.

Автор: Лариса Бусиль, фото: avatars.mds.yandex.net