КФУ укытучысы «Headliner года» премиясе номинациясендә билгеләп үтелде

Илья Попов — «Гудсёрфинг» проекты оештыручысы һәм җитәкчесе.

Мәскәүдә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының туган ил тарихы кафедрасы укытучысы, «Гудсёрфинг» проекты оештыручысы һәм җитәкчесе Илья Попов ел саен үткәрелә торган «Headliner года»  бөтенроссия бәйсез премиясенең «Бизнес һәм инновацияләр» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

2020/2021 елгы сезонда премиягә китапханәчеләр һәм режиссерлар, рестораторлар һәм дизайнерлар, уйлап табучылар, эшмәкәрләр һәм параолимпиячеләр, рәссамнар, мәктәп директорлары, хокук яклаучылар һәм фермерлар дәгъва кылды. Быел премия лонг-битендә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Пермь, Тверь һәм Түбән Новгород, Воронеж һәм Краснодар, Самара, Омск, Суздаль, Төмән, Екатеринбург, Якутск, Махачкала, Волоколамск, Калининград, Хабаровск һәм башка шәһәрләрдән номинантлар. Премиянең эксперт жюри составында нәшир Ирина Прохорова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, премияне гамәлгә куючы Вениамин Голубицкий бар.

Шунысын да билгеләп үтик, Илья Попов шулай ук Мурманскта ярымфиналны отып, «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты булган «Мастера гостеприимства» бөтенроссия конкурсы финалына да  узды. Бу профессионаллар өчен бөтенроссия конкурсы гына түгел, ә яңа традицияләрне формалаштыруга, сервисның стандартларын күтәрүгә һәм кунакчыллык индустриясенең барлык өлкәләрендә һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлтелгән чара. Ярымфиналның конкурс сынаулары вакытында катнашучылар төбәк кейсларын хәл итте, үз проектларын тәкъдим итте, ә индустрия экспертлары аларны бәяләп кенә калмыйча, барлык катнашучылар өчен мастер-класслар уздырдылар. Җәй көне узачак финалга Россиянең 17 төбәгеннән 30 катнашучы чыкты.

«Гудсёрфинг» — волонтерлык яки экспедицияләр ярдәмендә кызыклы һәм мөһим эш белән шөгыльләнеп, арзанлы сәяхәт итү ысулы.

«Проект үсә, мәгънәле сәяхәт актуаль, файдалы һәм һәркем өчен уңайлы булсын өчен без даими рәвештә ниндидер яңа әйберләр уйлап чыгарабыз, — дип сөйләде КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә И.Попов. — Якындагы ялларда без берничә шәһәрдә онлайн, шулай ук офлайн форматта мәгънәле сәяхәтләрнең язгы фестивален үткәрергә җыенабыз».

Фестивальдә чыгып волонтерлык итү һәм мәгънәле сәяхәтләр турында күбрәк белергә, проектларны оештыручылар һәм фикердәшләр белән танышырга (шул исәптән үз шәһәреңнән булучылар белән дә), кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга һәм, әлбәттә, 2021 елгы сезонда үз сәяхәтеңне билгеләргә мөмкин. Шимбә 17 апрельдә безнең илнең берьюлы берничә шәһәрендә мәгънәле сәяхәт клублары кысаларында гудсерферлар очрашуы узачак. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мурманск, Самара, Казан, Чабаксар һәм Красноярск катнаша.

Сүз уңаеннан, 20 апрельдә хәрәкәт оешуга җиде ел була.

Белешмә өчен.

«Гудсёрфинг» — рәсми рәвештә теркәлгән автономияле коммерциячел булмаган оешма (АНО). АНО «Гудсёрфинг»  волонтерлык ниятләре белән сәяхәтләр оештыру, Россия Федерациясендә һәм аннан читтә волонтерлык (ирекле), мәдәни, мәгариф, фәнни инициативаларны үстерү программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәт күрсәтү максатыннан оештырылды. Бу бизнес-проект һәм коммерция оешмасы түгел.  Волонтерлык эшчәнлегеннән табыш алу омтылышы беркайчан да төп бурыч булмаячак.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото:  «ВКонтакте»дагы «Гудсёрфинг» төркеме