КФУ ул …

Студент еллары – теләсә кем хәтерендә мәӊге саклана торган истәлекле еллар ул. Казан (Идел буе) федераль университеты 2016-2017 ел нәтиҗәләре буенча дөньяның иң яхшы университетлары рейтингына эләкте. Бу рейтингны Quacquarelli Symonds (QS) Британия консалтинг компаниясе төзегән. Times Higher Education халыкара рейтинг нәтиҗәләре буенча КФУ Россиянең иң алдынгы югары уку йортлары арасында дүртенче урынны саклап калды. Бу уңайдан безне беренче курс студентлары горурлык хисен кичерәләр микән? Алар өчен КФУ нәрсә ул?

nazlНазлыгөл Мәссалимова: Хыял… Мәктәп еллары буе сакланып киленгән бер хыялым, теләгем бар иде, ул да булса Казан федераль университетына укырга керү. Әле дә исемдә, беренче тапкыр конференциягә барган чагым. Зур мәһабәт бина, биек колонналар, гаҗәеп матур архитектуралы уку йорты мине тулысынча үзенә карата алды. Шул көннән бирле нәкъ тә шунда укырга керү теләге белән янып яшәдем. Университет киләчәк тормыштагы мөмкинлекләргә ачкыч булып тора.Ул минем өчен уку йорты гына тугел, ә яңа дуслар, күңелле хатирәләр, хыялларны тормышка ашыру урыны да. КФУ – минем дөньям, минем киләчәгем!

hafizovaАйсылу Хафизова: КФУ ул – горурлык, төпле белем, якты киләчәк, яшьлек, онытылмаслык мизгелләр, яңа танышулар, зур мөмкинчелекләр. КФУ кешенең үзенең идеаль образын төзергә һәм чынга ашырырга булыша. Шуңа күрә, КФУ ул – МИН!

nigmyatzyanova-ajsyluАйсылу Нигъмәтҗанова: Бәйгеләр, студент язлары, багышлаулар, бәйрәмнәр һәм тагын күпме исәпсез-хисапсыз ярышлар, тулай торак тормышы, автобус-троллейбуста җыйнаулашып укырга барулар – боларныӊ барысын да дәүләт университеты үз эченә туплый. КФУ минем очен күӊелле вакыйгалар, студент тормышы. КФУҗәмгыятьтә үз урыныӊны табарга ярдәм итә һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтә.

railya-vРаилә Вәлиуллина: Университет – үзе бер аерым дөнья. Монда һәркем үз-үзен таба, максатына туры юл сала, хыялларын тормышка ашыра ала. Бары тик тырышлык һәм үҗәтлек кирәк. Синең нинди милләттән булуың, шушы җирлектәнме яки чит илдән (ә андый студентлар университетта бихисап) килүең мөһим түгел, монда бар да тигез, бар да тату. Бездә бер төркем эчендә дөньяның төрле почмакларыннан килгән студентарны очратырга була. Шуның өчен КФУны халыклар дуслыгы йорты дисәм дә ялгыш булмастыр. Алай гына да түгел, Казан федераль университеты һәрберебез өчен туган өебез кебек якын, кадерле урын.

x8wcgivomrwАлинә Сысоева: Мин беркайчан да КФУны кул җитмәслек хыял дип кабул итмәдем. Нишләптер һәрвакыт минем әлеге уку йортына керергә көчеп җитәр кебек тоелды. Ә 2015 нче елда БДИга әзерлек группасына дип КФУ бусагасын атлап кергәч, бары тик КФУда гына белем алырга теләвемне аңладым. Сихри биналардан башлап, дәресләргә ашыга торган студентларга кадәр мине илһамландырды һәм университетка ашкынып килергә сәбәп булып торды. Вакыт узган саен мин университетка күбрәк гашыйк булдым, ә билгеле-бер вакыт җиткәч, ике дә уйлап тормыйча, үзем теләгән белгечлеккә документлар тапшырдым. Минемчә, КФУ ул – үзүсеш территориясе. Мәсәлән, без – журналистика белгечлегендә укый торган студентлар бик бәхетле, чөнки укытучыларыбыз – фән докторлары, профессорлар, үзләре дә журналист булып эшләүче олы шәхесләр. Студентларга университетта ук практика узу мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш КФУ ул – иҗади потенциалны үстерү мөмкинлеге. Җыр, бию, театр һәм КВН студияләре һәр студентны ачык йөз белән каршы ала. Мин Казан федераль университет студенты булуым белән һәм бүгенге көндә бик мөһим саналган югары белем алуым белән бик бәхетле!

yunusova-aАлинә Юнысова: Монда килгәч, әти-әниләрнең: «Бер группада укучылар тагын да кадерлерәк булалар», – дип әйтүләренең чыннан да дөреслеккә туры килгәнен аңлыйсың. КФУ студентлары уку йортыннан гына түгел, ә яшәү урыныннан да уңды. Универсиада авылында яшәргә кемнәр генә кызыкмый икән! Спорт белән шөгыльләнүчеләргә бигрәк тә уңайлы, чөнки якын-тирәдә бик күп кенә спорт биналары, мәйданчыклары бар. КФУ – югары белем, якты йөзле кешеләр, яңа дуслар, иҗат, эмоцияләр ташкыны!