КФУ Универсиада-2019 утын каршы алырга әзерләнә

Казан федераль университеты бүген Бөтендөнья кышкы универсиада утын каршы алачак. Ул 2019 елда Красноярскида үтәчәк. Утны каршы алу тантанасы 15 сәгатьтә КФУ төп бинасының холлында 15.00 сәгатьтә булачак. барлык теләүчеләр дә чакырыла. 

Бөтендөнья кышкы универсиада — 2019 уты 20 сентябрьдә Туринда старт алган иде һәм 1 мартта Красноярскида тәмамланачак. Эстафетада 665 факел йөртүче катнаша. Шуларның 507се конкурс нигезендә сайлап алынган.

Шәһәрдән шәһәргә Универсиада уты махсус колбада утны саклаучылар озатуында сәяхәт итә.  Инде 10 ноябрьдә Казанда Универсиада уты — 2019 эстафетасы булачак. Казандагы маршрутның озынлыгы 2500 метр. Ут эстафетасы Игенчеләр сарае яныннан старт ала, ә казан этабы финишы КФУның төп корпусы янында булачак. Татарстан урамнары буйлап факелны 25 кеше алып барачак. Татарстан башкаласында утны күп кенә истәлекле урыннары буйлап үткәрәчәкләр.

Факел йөртүчеләр арасында Казан федераль университеты вәкилләре дә бар. Мондый дәрәҗәгә КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты магистранты Алексей Абрамов, КФУ спортклубы җитәкчесе, Физика институты аспиранты Ренат Мингалеев, Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Анастасия Мельникова лаек булганнар. Шулай ук Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты магистранты, UNIVER TV телеканалы алып баручысы Гөлфия Мотыйгуллина, КФУ аспиранты Анастасия Садыкова, Идарә, икътисад һәм финанслар институты магистры, «Ел студенты» Россия милли премиясе җиңүчесе Нәфис Сираҗетдинов та бар.  

Казаннан Кышкы универсиада уты — 2019 Екатеринбургка китәчәк. 17 ноябрьдә киләсе этап башлана. 164 көн эчндә факел йөртүчеләр Универсиада утын Россиянең 30 шәһәре урамнарыннан һәм мәйданнарыннан үткәрәчәкләр. Бу университетлар булган зур икътисади, спорт һәм мәдәни үзәкләр.

Эстафета 2019 елның 1 мартында Красноярскида тәмамлана. Инде икенче көнгә, 2 мартта 20 сәгать 19 минутта XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада 2019 чарасының тантаналы ачышы булачак. 

2019 елның 2 мартыннан 12 мартына кадәр Россиядә Красноярскида Бөтендөнья кышкы универсиадасы үтәчәк. Анда 60 илдән 3000 спортсмен катнашачак.