КФУ «Университетлар коллекцияләрне берләштерә» проекты инициаторы булды

Проект онлайн-күргәзмәләр өчен музей фондларын берләштерәчәк.

Казан федераль университеты проекты галимнәр, музейлар, китапханәләр, архивлар һәм югары уку йортлары арасында багланышлар урнаштыру аша Россиядә һәм дөньяда фән, мәгариф тарихы буенча виртуаль коллекция булдыруга юнәлтелгән.

Пандемия чорында Бөекбритания музейлары #CollectionsUnited хештегы белән социаль челтәрләрдә «На пути к национальной коллекции» проектын анонсладылар. Әлеге тәҗрибә нигезендә КФУның Тарих музее директоры Светлана Фролова «Университетлар коллекцияләрне берләштерә» проектын югары уку йортлары музейлары хезмәткәрләре өчен сигезенче вебинарда тәкъдир итте. Әлеге проект Россиядә югары белем үсешенә зур өлеш керткән галимнәргә һәм укытучыларга багышланган документларны, китапларны, фотосурәтләрне, фәнни эшләрне —  онлайн-коллекцияләрне күрсәтү өчен югары уку йортлары музейларын тоташтырачак.

«Россия университетлары — һәрвакыт инновацияләр чыганагы,  социаль һәм мәдәни үзгәрешләрнең мөһим факторы булган фән, мәгариф һәм мәдәни үзәкләр. Галимнең бер вуздан икенчесенә күчүе яңа фәнни мәктәпләр барлыкка килү һәм үсеш белән генә чикләнмичә, яңа уку йортлары барлыкка килү белән дә бәйле. Нәтиҗәдә, галимнәрнең фәнни элемтәләре һәм күченүләре төбәкләрдә фән һәм мәдәният үсешенә, бердәм белем бирү киңлеген формалаштыруга ярдәм итте. Кире процесс та күзәтелде — төбәкләр башкала вузлары өчен «донорлар» булды. Бу галимнәрнең, яңа уку йортларына нигез салучыларның, яңа фәнни мәктәпләргә нигез салучыларның «эзләре» фрагментар рәвештә төрле университетларда сакланган. Проект аларны берләштерергә, галимнәр һәм укытучылар эшчәнлеген, аларның Россиядә югары белем бирүне үстерүгә керткән өлешен аңларга мөмкинлек бирәчәк», — диде музей директоры Светлана Фролова.

Бүген университет музейлары тамаша кылучыларны кабул итми, шуңа күрә алар онлайн-коллекцияләр булдыру өчен берләшәләр. Проект аларны һәркем файдалана алырлык итәргә, фәнни һәм мәгариф проектлары өчен югары уку йортлары музейларының онлайн-бергәлеген үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Пермь илкүләм тикшеренү политехник университеты һәм Томск илкүләм тикшеренү политехник университеты белән берлектә «Мәдәни ток» вуз музейларының бердәм онлайн-платформасын булдыру өчен бирелгән гариза, кызганычка каршы, В.Потанин фонды тарафыннан хупланмады. Без башка ысуллар эзлибез, чөнки бу университетлар һәм бай мираслы, әмма Интернетта начар тәкъдим ителгән югары уку йортлары музейлары өчен бик мөһим. Моннан тыш, вуз музейларының эш моделен үзгәртү, аның социаль һәм креатив өлешен көчәйтү — хәзерге вакытта мөһим бурычларның берсе «, — диде С.Фролова.

Проект берничә этаптан тора. Беренче этапта катнашу өчен социаль челтәрләрдә музей коллекцияләреннән экспонатлар белән бизәп һәм #UniversitiesCollectionsUnited, #Университетыобъединяютколлекции рәсми хештегларын куеп галимнәр турында язма бастырырга кирәк. Икенче этап проектка китапханәләр, архивлар һәм Европа югары уку йортлары музейларын кертүне күздә тота, алар фондыннан өченче этапта онлайн-күргәзмә оештырылачак. Тикшеренүләрне — мәкаләләр, монографияләр, галимнәр эшчәнлеге һәм аларның университетлар үсешенә керткән өлешләре, фәнни мәктәпләр барлыкка килү һәм эшли башлавы турындагы коллекцияләр каталоглары бастырып чыгару йомгаклау этабы булып тора.

Социаль челтәрләр өчен язмалар әзерләгәндә башта проект өчен персональ исемлекләрен төзү, аннары әлеге галимнәр белән бәйле музей әйберләрен ачыклау һәм аларны цифрлаштыру алып барыла. Уртак язма әзерләү һәм аны бер вуздан икенчесенә эзлекле рәвештә тапшыру белән бастырып чыгару эстафета форматында узачак.

Томск университеты тарихы музее проектның беренче партнеры  булды. Музей мөдире Динә Козлова, Фәридә Ваһапова белән берлектәКазан университеты белән бәйле галимнәр исемлеген төзеде. Хәзерге вакытта Казан һәм Томск университетларының галим-ботанигы П.Н.Крылов (1850-1931) турында язмалар сериясе әзерләнә. Проектка шулай ук Россия дәүләт аграр университеты — К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе дә кушылырга әзер.

Автор: Аделина Биккинина, фото: mt21kpfu.com/