КФУ вәкилләре антикоррупцион форумда катнаштылар

Бүген, 7 декабрь көнне, Казанныж IT-паркында Республика яшлщр антикоррупция форумы булды. Әлеге форум Татарстан Республикасы Президенты җиткәчелеге тарафыннан Татарстан Яшьләр хөкүмәте һәм «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла. 

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте мәгълүматлары буенча быел форум бишенче тапкыр үткәрелә. Аның эшендә һәр елны Татарстанның хакимият органнары җитәкчеләре, вуз мөгаллимнәре һәм җитәкчеләре, республиканың бизнес-структура вәкилләре, төрле иҗтимагый оешма активистлары һәм башкалар катнаша. Катнашучыларның гомуми саны — 250 кеше.

Бүгенге форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе, КФУ магистранты Алла Абросимова катнашты. Казан федераль университетын гомуми сораулар буенча проректор Ришат Гузейров тәкъдим итте.

Быел чара икътисадның төрле өлкәләрендә ришвәтчелеккә каршы торуга кагылышлы актуаль сораулар буенча фикер алышуга багышланган иде. Форум кысаларында ришәтчелек профилактикасы сорауларына багышланган мәгълүмати материаллар, күргәзмә экспозициясе дә тәкъдим ителде.

Форум барышында катнашучылар республикада ришвәтчелеккә каршы тору чаралары турында белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.

Шулай ук антикоррупцион форум кысаларында узган иҗади конкурс җиңүчеләрен бүләкләп йомгак ясадылар. «Антикоррупцион темага иң яхшы инфографика» номинациясендә А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты аспиранты Аделина Хәйбуллина җиңүче булды.