КФУ вәкилләре «Биосфера» лагере укытучылары булачак

Профильле сменада катнашучылар Казан университеты галимнәре җитәкчелегендә тикшеренү эшләре алып барачак.

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары экология һәм биология буенча республикакүләм “Биосфера”  профильле сменасында (XXVII Республика “Биосфера” лагерь-мәктәбе) катнашучы мәктәп укучыларына белем бирәчәк. Смена 25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында уза.

Анда 7-11 сыйныф укучылары — район, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге профильле олимпиадалар, смотрлар, конкурслар, фестивальләр, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары катнаша. Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Арча, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Тәтеш, Теләче һәм башка районнардан 125 яшь эколог һәм биолог әлеге юнәлешләрне тирәнтен өйрәнәчәк.

Укучылар гомуми экология, хайваннар экологиясе, үсемлекләр экологиясе, туфракны өйрәнү, гидробиология, урман белеме, фенология һәм экология туризмы, тикшеренү эше һәм мәсьәләләрне хәл итү кебек фәннәр буенча шөгыльләнәчәк.

«Лекцияләр төшкә кадәр, табигатьтәге практик дәресләр  — көннең икенче яртысында узачак. Алар вакытында укучылар белән ылыслы һәм катнаш урманнар, сулык үсемлекләренең экологик төркемнәрен өйрәнәчәкбез. Моннан тыш, укучылар билгеле бер тема сайлаячак һәм бу 10 көн эчендә зур булмаган тикшеренү эшен башкарачак. Без, укытучылар, аларга әлеге юнәлеш буенча консультация үткәрәчәкбез. Смена азагында, конференция вакытында алар үз проектларын тәкъдим итәчәкләр, шулай ук төрле фәннәр буенча имтихан тапшырачаклар», — диде КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы доценты Наталья Архипова.

Шәһәр экологиясе һәм орнитологиясе, гомуми экологиягә багышланган дәресләрне Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов, кафедра доценты Анна Аринина, шул ук кафедраның өлкән укытучысы Айзат Басыйров үткәрәчәк.

“Укучыларны экологик тикшеренү эшенә җәлеп итү, экологик белемнәрне һәм табигатьне саклау эшчәнлеген пропагандалау мөһим. Студентлар арасында, ә хәзер инде КФУ укытучылары арасында без элеккеге укучыларыбызны каршы алабыз. Сүз уңаеннан, КФУ IT-лицееның биология укытучысы, «Россия ел укытучысы — 2019» бөтенроссия конкурсы призеры Наил Мирсәетов шулай ук «Биосфера»да укыган. Лагерь кысаларында үзенең фәнни проектын ул минем җитәкчелектә лып барды. Без «Биосфера» катнашучыларына сокланабыз: алар кызыксынуларын киңәйтәләр; җәйгә карамастан, лекцияләр тыңлыйлар, биремнәрне үтиләр. Бу хәрәкәтне оештыручыларга рәхмәт», — дип йомгаклады сүзен Н.Архипова.

Смена кысаларында шулай ук уеннар, конкурслар, спорт-команда ярышлары каралган күңел ачу программасы да әзерләнгән. Искәртеп узабыз, профильле сменалар уздырганда COVID-19 профилактикасы чаралары көчәйтелде.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте