КФУ вәкилләре Керчь фаҗигасе мемориалына чәчәкләр салды

Бүген, 18 октябрьдә, Казанда Керчьтә булган фаҗига корбаннары истәлегенә багышлап акция үтте. Алар ил буенча оештырылды. Ленин бакчасындагы тиз генә оешкан мемориалга чәчәкләр китерүчеләр арасында республика хөкүмәте, Казан башкарма комитеты, Казан федераль университеты һәм башка көллият вәкилләре бар иде. 

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Керчь политехник көллияте студенты уку бинасында атыш оештыра, аннан соң үзе дә үлә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 21 кеше үлә, 60 кеше зыян күрә.

Бу вакыйга Казан федераль университетының барлык студентларын һәм мөгаллимнәрен тетрәндерә. Алар мемориалга чәчәкләрне инде кичә кич китерделәр.