КФУ вәкилләре Мәскәүдә «Россия —мөмкинлекләр иле» форумында

94 кешедән торган  Татарстан делегациясе  Казан федераль университеты вәкилләре белән беррәттән 13-16 март көннәрендә Мәскәүдә  узачак «Россия —мөмкинлекләр иле» дип исемләнгән Бөтенроссия форумында катнаша. Бу хакта Премьер-министр урынбасары, ТР XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашу буенча оештыру комитеты рәисе Васыйл Шәйхразиев белән узган очрашуда билегеле булды.

Исегезгә төшерәбез, XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентларның фестивале узган елның октябрь аенда Сочида булып узды. Татарстан Республикасын 200 катнашучы һәм  180 волонтердан торган делегация тәкъдим итте, алар арасында Казан Федераль университеты вәкилләре дә бар иде.

Вице-премьер белән булган очрашу ТР Бөтендөнья фестивале мирасына  багышланды. Татарстанның Региональ әзерлек комитетының җаваплы секретаре Алла Кондратьева сөйләве буенча,  Татарстанда Сочи фестиваленә  делегатлар җыю буенча иң зур конкурс оештырылган. Шулай итеп, 200 урынга  2,6 меңнән артык гариза бирелгән.

Татарстан делегациясенең координаторы Нәфис Сираҗетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге фестивальдә барлыкка килгән кәеф, дулкынландыргыч хисләр гомер буена истә калачак.

Очрашуда шулай ук  “2017 елның КФУ студенты”, Казан университетының магистр бүлегендә белем алучы, “Безнең Татарстан” форумының башкарама директоры Мария Крюкова да катнашты.

Әлеге фестиваль безгә масштабларны бәяләргә, яңа кызыклы кешеләр белән аралашырга, танышырга мөмкинлек бирде. Без берничә ел дәвамында “Безнең Татарстан” дип исемләнгән яшьләр форумын гамәлгә ашырабыз. Әлеге фестиваль безне яңа үрләр яуларга, планнарны чынга ашырырга этерә”

“Безнең Татарстан” форумы мәйданында “Остазлык” (“Наставничество”) юнәлеше актив рәвештә үсәчәк. Җавап сүзендә Васил Шәйхразиев яшьләргә үзенең киңәшен бирде: “Татарстанда яшьләргә аралашырга, очрашырга мәйданчыклар булуы сөендерә. Кеше беренче чиратта үзе өчен файдалы булырга тиеш, үз-үзен табарга, чын кеше булырга тиеш, аннары гына ул авылына, шәһәренә, республикасына файда китерә алачак”. \

ТР Вице-премьеры сүзләренчә,яшьлекнең  бер генә кимчелеге бар: ул бик тиз уза.”

Васыйл Шәйхразиев шулай ук 1985 елны Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар форумында катнашуы турында сөйләде, әлеге чорның матур истәлекләре белән бүлеште. “Мондый чаралар һәр кешегә үз максатына ирешергә, сорауларына җавап табарга ярдәм итә” — дип белдерде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә яшьләрнең үз мөмкинлекләрен чынга ашырыр өчен республикабызда  барлык шартлар да тудырылган.

Васыйл Шәйхразиев форумда катнашучыларга, аларның әти-әниләренә, остазларына рәхмәт сүзләрен белдерде, шулай ук Мәскәүдә узачак форумда катаншучыларга теләкләрен әйтте.

Илүзә Гыйбадуллина әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.