КФУ вәкилләре «Россия — безнең уртак йортыбыз» форумында катнашты

24-25 ноябрь көннәрендә Академик М.Д.Миллионщиков исемендәге Грозный  Дәүләт нефть техник университетында «Россия – безнең уртак йортыбыз» дигән бишенче Бөтенроссия студентлар форумы узды.

Форумның максаты-милләтара элемтәләрне ныгыту, толерантлык, патриотизм культурасын пропагандалау. Экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәштә этник мәдәниятнең ролен ачыклау, яшьләрнең рухи потенциалын ачуга ярдәм итү, аны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр һәм инструментлар табу, милләтара һәм динара диалогны үстерү.

Форум эшендә Казан федераль университеты вәкилләре Дидар Оразов (Халыкара мөнәсәбәтләр институты), Гөлназ Мәрданова (Яшьләр сәясәте департаменты) һәм Алинә Хәсәнова (Яшьләр сәясәте департаменты) катнашты.

Форум кысаларында «Студентлар арасында милләтара диалог үсешендә берләшмәләренең роле» секциясе утырышы узды. Әлеге секциядә экспертлар буларак Россия яшьләр эшләре буенча федераль эксперт Наталья Панкова, шулай ук Гөлназ Мәрданова – Казан федераль университетының яшьләр сәясәте Департаменты иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы һәм кураторлык институты белгечләре чыгыш ясады.

«Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору факторы буларак этномәдәни ресурс» эксперт сессиясе барышында Казан федераль университетының ISLAMICA халыкара координация үзәге хезмәткәре Дидар Оразов «Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы көрәш» дигән доклад белән чыгыш ясады. Чыгыш белем бирү программалары, фәнни-тикшеренү эше, социаль инфраструктура һәм һ.б. турында мәгълүматны үз эченә алды.

Диана Садретдинова әзерләде.