КФУ вәкилләре «Выбор вузов России» премиясе лауреатлары булды

Аның кысаларында белем бирүнең яңа форматларын үстерүдә инициатива өчен аерым авторлар һәм авторлык коллективлары бүләкләнә.

«Юрайт» белем бирү платформасы Казан федераль университеты вәкилләрен «Выбор вузов России – 2020» челтәр багланышлары премиясе белән билгеләп үтте.

«Юрайт» мәгариф платформасының ел саен үткәрелә торган премиясе лауреатлары булып Казан федераль университетының җиде вәкиле танылды: юридик факультетның халыкара эшчәнлек буенча декан урынбасары һәм Халыкара, Европа хокукы кафедрасы профессоры Рөстәм Дәүләтгильдиев, Халыкара һәм Европа хокукы кафедрасы мөдире Гадел Абдуллин, шул ук кафедра профессоры Гөлнара Шәйхетдинова, профессор Наталия Тюрина, доцент Мария Кешнер, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чит телләр кафедрасы мөдире Лия Бушканец, Икътисад һәм финанслар институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Татьяна Хәлилова.

Премия кысаларында белем бирүнең яңа форматларын үстерүдә һәм алга җибәрүдә инициатива өчен аерым авторлар һәм авторлык коллективлары  бүләкләнә.

«Юрайт» нәшриятында «Английский язык для изучающих международные отношения (B2-C1)» дәреслеге басылып чыкты. Дәреслек КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары, профессор, филология фәннәре докторы Л.Бушканец җитәкчелегендә эшләнгән.

«Дәреслектә булачак халыкара белгечләргә инглиз телен укытуның күпьеллык һәм уңышлы тәҗрибәсе гомумиләштерелде һәм уку материалы дөнья сәясәтенең заманча тенденцияләрен исәпкә алып тәкъдим ителде. Дәреслек БМО халыкара оешмасы системасы, аның составында эшләүче халыкара оешмалар һәм шулай ук икътисадый һәм сәяси берләшмә — Европа берлеге — аның структурасы, төп шартнамәләре, эшчәнлеге һәм сәясәтне алып бару механизмнарын күзәтүне бирә, — дип билгеләде Л.Бушканец. — Укытучылар инглиз телен белү күнекмәләрен генә түгел,  аналитик һәм критик фикерләүне үстерү һәм камилләштерүне дә мөһим дип саный. Хәзер халыкара оешмаларда эшләүче безнең чыгарылыш укучылары инглиз телен укытуга мондый якын килүне киләчәк карьера өчен иң продуктив һәм файдалы дип саный. «Юрайт» белем бирү платформасы биргән статистикага караганда, безнең дәреслекне Россиянең 100 дән артык уку йорты студентлары һәм укытучылары бәяләгән».

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри культурасын формалаштыруда, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә коррупциягә каршы торуның законлылыгын тәэмин итүдә актуаль проблемаларга аерым игътибар бирелә.

«Хәзерге вакытта икътисадның дәүләт секторында төрле инновацион технологияләр көннән-көн актуальләшә бара, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлеген оештыру һәм идарә итү күнекмәләренә ихтыяҗ арта бара. Хезмәт эшчәнлеген планлаштыруны һәм регламентлауны, дәүләт хезмәткәрләрен стимуллаштыруны, дәүләт секторында персонал белән идарә итү ысулларын, дәүләт функцияләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыруны бүген заманча һәм югары квалификацияле белгечтән бшка күз алдына да китереп булмый, — диде Т.Хәлилова. — «Дәүләт һәм муниципаль хезмәте» дәреслегендә тәкъдим ителгән материал укучыларда дәүләт хезмәтен катлаулы, комплекслы социаль-сәяси һәм оештыру-хокукый институты буларак формалаштыруга ярдәм итә. Ул элементларның, бәйләнешләрнең, закончалыкларның һәм үзенчәлекләрнең күптөрлелеге белән характерлана. Курс укучыларда дәүләт хезмәтендә идарә итүнең теоретик һәм практик нигезләрен формалаштыруга, дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлеген оештырганда заманча технологияләр һәм ысуллар куллануга юнәлтелгән».

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәте» дисциплинасы «Дәүләт һәм муниципаль идарәсе»  юнәлеше буенча бакалаврлар әзерләүнең предмет структурасында иң әһәмиятлеләрдән санала.

«Юрайт» студентларның һәм укытучыларның  цифрлы мохиттә өйрәнү сәгатьләрен күзәтеп, һәр курска никадәр ихтыяҗ булуын билгели. Шулай итеп, ел саен белем бирү процессында илнең күп кенә югары уку йортларында һәм көллиятләрендә дәресләр өчен сайлап алына торган ихтыяҗ зур булган уку курслары бүләкләнә. Аларның авторлары «Выбор вузов России» премиясенә лаек була. Премия югары уку йортлары арасында челтәр хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Белешмә өчен. «Юрайт» белем бирү платформасы — мәгариф ресурсы, электрон китапханә һәм интернет-кибет. Анда атнасына 7 көн 24 сәгать һөнәри белем бирүнең барлык дәрәҗәләре өчен әйдәп баручы университетларның укытучы-авторларның электрон һәм басма дәреслекләрен укыйлар һәм сатып алалар, шулай ук видео- һәм аудиоматериаллардан, укытучылар өчен тестлар һәм сервислардан кулланырга мөмкин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов