КФУ волонтерлары коронавирус таралу сәбәпле өйдә калган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәчәкләр

Казан университетының һәр укучысы һәм хезмәткәре волонтер була ала.

Казан федераль университеты студентлары һәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында өйдә калырга мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәчәкләр. Махсус штаб Студентларның «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» волонтерлар үзәге базасында Яшьләр сәясәте департаменты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Психология һәм мәгариф институты белән берлектә оештырыла.

Игелекле эшкә Казан университетының барлык студентлары һәм хезмәткәрләре (бакалавриат, магистратура, белгечлек программаларын үзләштерүчеләр), аспирантлар, ординаторлар, яшь галимнәр, укытучылар, төп һәм башка структур бүлекләре хезмәткәрләре кушыла ала.

Штаб хезмәткәрләре КФУның өлкән хезмәткәрләренә һәм пенсионерларына консультатив, медицина һәм психологик ярдәм күрсәтәчәкләр. Шулай ук адреслы социаль ярдәм дә каралган: туклану продуктлары һәм рецепт бланклары буенча медикаментлар сатып алу, көнкүрештә булышу һ. б.

Волонтер булу өчен анкета тутырырга кирәк.