КФУ «Я — профессионал» олимпиадасын кабул итә

2019 елның 10 нчы февралендә Казан федераль университетының юридик факультет базасында студентларның «Я — профессионал» олимпиадасының йомгаклау этабы үтәчәк. 

Йомгаклау этабына килү өчен Казан университетының юридик факультеты базасын 42 кеше сайлаган. Алар арасында Башкорт дәүләт университеты, И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты, Удмурт дәүләт университеты һ.б. югары уку йортларыннан студентлар бар. Катнашучылар арасында Казан федераль университетыннан да 13 вәкил бар.

«Я — профессионал» — ул төрле юнәлешләрдә укучы студентлар: техник, гуманитар һәм табигыять фәннәре белгечлекләре өчен яңа форматтагы зур масштаблы белем бирү олимпиадасы. Аның җиңүчеләре акчалата бүләккә һәм зур россия компанияләрендә стажировка үтү, магистратурага яки аспирантурага кергәндә ташламага ия була.