КФУ «Я — профессионал» студентлар олимпиадасын каршыларга әзерләнә

Казан федераль университеты Татарстан вузлары арасында «Я — профессионал» студентлар олимпиадасына заявкалар бирү буенча лидер. 

Олимпиаданы оештыру бүлегендә әйтүләренчә, Казан университеты Татарстанда һәм Идел буе федераль округында гаризалар бирүчеләр саны буенча беренче, ә Россиядә 17 нче урында. «Я — профессионал» олимпиадасы Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Тулаем алганда быел олимпиадада катнашырга теләк белдерүчеләр саны 1,5 тапкырга күбрәк. «Я — профессионал» олимпиадасын үткәрүдә һәм оештыруда илнең 114 зур вузлары җәлеп ителгән. Казан федераль университеты студентлары арасында олимпиаданың «Икътисад» (252 кеше), «Психология» (206), «Математика» (203), «Филология һәм «Менеджмент» (184 шәр), «Юриспруденция» (181), «Биология» (162) һәм башка юнәлешләре зур кызыксыну уяткан.

«Я — професиионал» олимпиадасының төп үзенчәлеге — аның гамәли юнәлеше. Биремнәр Россия вузларының, зур дәүләт һәм шәхси компанияләрнең профессионаллары тарафыннан әзерләнгән. Алар иң беренче чиратта бакалавриатның югары курс студентларына һәм магистрларга исәпләнгән.

2018-2019 уку елында олимпиада дипломантлары 200 һәм 300 мең күләмендә акчалата бүләк һәм илнең алдынгы вузларына магистратурага, аспирантурага һәм ординатурага кергәндә льгота алалар.