КФУ янына кил — әкият дөньясына рәхим ит!

Быел кышкы Казан аеруча да матур! Үзенчәлекле, якты, әкияти, нәкъ Тукай язганча, «Нурлы Казан!» 

Шәһәр халкы, студентлар һәм башкала кунаклары Бауман урамының һәм Болак күперләренең ничек төрле төсләр белән балкып торуын күреп сокланырга өлгергәндер. Казандагы яңа ел утлары моның белән генә бетми.

Студентларныңэ яраткан җыелу урыны — «Сковородка» да быел яңача балкып утыра. Нәрсәсе бар инде, гирляндалар белән агачларны чорнап алганнар инде дияргә ашыкма! Бу әкияти матурлыкны үз күзләрең белән күрергә ашык! Чын әкияти мохит монда! Сине кызыктыру өчен берничә фото 🙂