КФУ яшь математикларны кабул итте

Кичә, 21 апрельдә Казан федераль университетында  инде традициягә әйләнгән XIV Н.И.Лобачевский исемендәге Яшь математиклар турниры үтте. Анда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән мәктәп укучылары катнашты 

Ике сәгать дәвамында катнашучылар кыен математик һәм логик мәсьәләәрне чишәләр. Н.И.Лобачевский исемендәге яшь математиклар турниры инде 14 нче ел үткәрелә. Аны оештыручылар булып КФУның Математика һәм механика институты, Лобачевский исемендәге лицее һәм  IT-лицей тора. 

Һәре елны турнирда бер меңнән артык 5-7 сыйныф укучылары катнаша. Турнирга нәтиҗәләрне 23 апрельдән соң ясаячаклар. Җиңүчеләр исемлеге белән Н.И.Лобачевский исемендәге Лицей сайтында танышып булачак.