КФУ җыелма командалары фитнес-аэробика буенча бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

Алар алтын һәм бронза медальләр яуладылар.

Казан федераль университеты командалары Чувашия башкаласы Чабаксар шәһәрендә узган фитнес-аэробика буенча Бөтенроссия ярышларында призерлар булдылар.

«Аэробика» дисциплинасында беренче урынны «Нирвана» командасы, «степ-аэробика» дисциплинасында өченче урынны  — «Крайт» командасы алды.

«Нирвана» командасы капитаны, КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты өченче курс студенты Елизавета Молькова быел бөтенроссия ярышларында җиңүдән башлаган сезон уңышлы булыр дип өметләнә.

Ә «Крайт» командасы капитаны, КФУ Физика институтының беренче курс студенты Алинә Заһитова спортчыларга тынычланырга  ирек бирмәүдә өченче урын әһәмиятле дип ышана.

«Күпләр без беренче түгел, 3 нче урынны гына алдык, дип әйтерләр. Бронза медальләр яулап, без күп эшләргә туры киләчәген аңладык, без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез. Безгә искиткеч тренерлар Екатерина Ячменева һәм Лариса Маслова камилләшергә ярдәм итә», — дип бүлешә спортчы.

КФУның фитнес-аэробика буенча җыелма команда студентларының күпчелеге (алар 40 кеше) мәктәп елларында бию белән шөгыльләнгән, бары тик берничә генә кеше — спорт гимнастикасы, спорт аэробикасы, нәфис гимнастика, ике кыз — фитнес-аэробика белән шөгыльләнгән.

ТР фитнес-аэробика федерациясе җитәкчесе, КФУның Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы өлкән укытучысы, Бөтенроссия категориясе хөкемдары Лариса Маслова билгеләп үткәнчә, фитнес-аэробика яхшы физик әзерлек, сыгылмалылык һәм координация таләп итә. Бөтенроссия ярышларында катнашу өчен, фитнес-аэробика буенча КФУ җыелма командаларына күп күнегүләр ясарга туры килгән.

«Эш шунда ки, бөтенроссия ярышларында беренче дәрәҗәдән дә ким булмаган разрядлы спортчылар катнаша ала, — дип аңлата педагог. — Моның өчен кызлар 2020 елның ноябрендә республика дәрәҗәсендәге һәм Россия чемпионатындагы ярышларда катнаштылар, анда призлы урыннар алдылар һәм разрядларын үтәделәр. Ике спортчы кыз спорт мастерына кандидат нормативын үтәде, калганнары беренче дәрәҗә разряды алды».

Хәзер фитнес-аэробика буенча Бөтенроссия ярышлары призерлары 28 февральдә узачак Татарстан Республикасының югары белем бирү оешмалары Спартакиадасына әзерләнә.

«Бу командаларда катнашучыларның яртысыннан артыгы 2020 елның сентябренә кадәр профессиональ спорт белән шөгыльләнмәде, әмма алар барысы да көчле характерлы һәм сугышчан рухлы кешеләр. Без ирешелгәннәрдә тукталып калмаска тырышачакбыз», — диде ТР Фитнес-аэробика федерациясе баш тренеры, Бөтенроссия категориясе хөкемдары, Россия фитнес-аэробика федерациясе тренерлар комитеты әгъзасы, КФУ геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өлкән укытучысы Екатерина Ячменева.

Автор: Лариса Бусиль