КФУ югары сыйныф укучыларына студент булып карарга мөмкинлек бирде

Бер көнлек акция 13 апрельдә абитуриентларны сынап карау өчен узды. Ул Казан федераль университетының һәм Универсиада авылының дүрт структур бүлекчеләрендә үтте.

Бу проект Казан федераль университетының дүрт структур бүлекчеләрендә тормышка ашырыла: Математика һәм механика институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникация институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, юридик факультеты.

Проекта катнашучылаларның иртәсе Казан федераль университетының төп бинасының В. И. Ленин һәйкәле янында башланды. Өлкән сыйныф укучылары үзләренең кураторлары белән очраштылар. Алар, үз чиратында, абитуриенталарга регистрация үтәргә булыштылар. Булачак студентларга лекция һәм семинар дәресләрендә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникация институты Казан университетының тарих музеенда экскурсия үткәрде. Катнашучыларның журналистика өлкәсен сайлаганнары “Универ ТВ” студиясе белән таныштылар.

Юридик факультет булачак абитуриентларга криминалистика лабораториясен күрсәтте, алар анда лекция курсы тыңладылар һәм бармак эзен алырга өйрәнделәр. Шулай ук аларга Татарстан Республикасының Дәүләт Советының эше артыннан күзәтергә мөмкинлек бирелде.

Фундаменталь медицина һәм биология институты кунакларга практик дәресләр уза торга заманча фәнни лабораториясен күрсәтте.

Шулай ук бу көннең программасына иң яхшы кампус —  Универсиада авылы —  буйлап экскурсия оештырылды.

Бу көн катнашучыларда бары тик уңай хис-тойгылар калдырды. Әлеге проект киләчәк студентларга, һичшиксез, булачак һөнәрләрен сайларга булышачак.

Диана Садретдинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.