КФУ журналистларны квалификация күтәрү курсларына чакыра

Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының ислам һәм ислам дине белемен үстерү буенча Ресурс үзәге ислам тарихы һәм мәдәнияте белгечләрен әзерләүне тәэмин итү кысаларында 13-15 ноябрьдә журналистларның квалификациясен күтәрү курслары уздыра. 

Курсларда гаммәви мәгълүмат чаралары аша радикализм һәм экстремизмны кисәтү, толерантлык идеяләрен тарату, заманча һәм сыйфатлы мәгълүмати продуктлар булдыруга ярдәм итү, мәдәниятара коммуникацияләр өлкәсендә медиабелем бирүне һәм медиа-мәгълүмати грамоталылыкны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы куелган.

Курслар тәмамлангач, 15 ноябрьдә «Мультимәдәни дөньяда ислам» Халыкара форумы (15-16 ноябрь) кысаларында Татарстан Журналистлар берлеге оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Постсекуляр җәмгыятьтә мәдәниятара коммуникация стратегиясе һәм практикасы» дигән темага түгәрәк өстәл узачак.

Чараны Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы «Татмедиа» агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештыра. Дәресләр 13-15 ноябрьдә 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.

Чара этноконфессиональ коммуникацияләр өлкәсендә гаммәви мәгълүмат чаралары эшенең һөнәри һәм этик стандартлары нигезендә журналистларның квалификациясен күтәрү максатыннан оештырыла.

Курсларда дини мөселман оешмаларының гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеген анализлау һәм төбәк матбугат чараларында ислам темасын яктырту проблемалары да карала.

Катнашучыларның гаризаларын тутыру өчен сылтама –https://goo.gl/forms/0diMVCW3m0nxZmlT2