КФУда 19 июньдә 2020 елда кабул итү кампаниясенә багышланган турыдан-туры эфир узачак

Сорауларны социаль челтәрләрдә һәм видеохостинг трансляциясе чатларында бирергә мөмкин булачак.

Казан федераль университетында 20 июнь көнне старт алачак кабул итү кампаниясе мәсьәләләренә багышланган турыдан-туры эфир оештырыла. Трансляция 19 июньдә 13.00 сәгатьтә берьюлы берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ, UNUVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең «ВКонтакте», Twitch һәм YouTube аккаунтларында.

Сорауларны социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында бирергә мөмкин булачак. Аларга КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров җавап бирәчәк. Ул шулай ук 2020 елда укырга кабул итү, документларны электрон тапшыру үзенчәлекләре һәм дистанцион керү сынауларының ничек узачагы турында сөйләячәк.

Моннан алдарак 2020 елда КФУда укырга кабул итүгә багышланган турыдан-туры эфир 15 майда булган иде. Ул вакытта абитуриентлар, ата-аналар һәм журналистларның сорауларына Олег Бодров, мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский һәм тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев җавап биреде.

Казан федераль университеты атна саен «инста-лайф» форматында очрашулар үткәрә. Турыдан-туры эфирда университет җитәкчелеге вәкилләре, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге