КФУда 2020 елгы чыгарылыш студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды

Бишле билгеләренә генә тәмамлаган иң яхшы чыгарылыш студентларына дипломнарны Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тапшырды.

Бүген, 8 июль көнне, Казан федераль университетының ректор ишегалдында 2020 елда укуны тәмамлаган 22  студентка  “кызыл” дипломнар тапшыру тантанасы узды. Алар арасында – яшь тикшеренүчеләр, Татарстан Республикасы иҗтимагый тормышында активистлары, эзләнүчеләр, журналистлар, волонтерлар, спортчылар бар. Чарада Россия төбәкләре, Босния һәм Герцеговина, Казахстан вәкилләре катнашты.

Матур традиция буенча, үзләрен укуда гына түгел, иҗатта, спортта һәм иҗтимагый тормышта да күрсәткән чыгарылыш студентларына  дипломнарны КФУ ректоры Илшат Гафуров шәхсән үзе тапшырды.

Быел коронавирус инфекциясе пандемиясе күп кенә оештыру процессларына үз төзәтмәләрен кертте, әмма университет җитәкчелеге иң яхшыларны хөрмәтләү, кичәге студентларны шәхси һәм профессиональ үсешнең яңа мавыктыргыч юлына озату кебек күркәм традициядән баш тарта алмады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы  бәйрәм ителгән истәлекле елда тантаналы мизгелне саклап калу, әмма элегрәк Император залында узган кичәне КФУның төп бинасының ректорлык ишегалдына күчерү турында карар кабул ителде.

Илшат Гафуров, чыгарылыш укучыларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп,  бүген биредә университет файдасына төрле юнәлешләрдә  берничә ел дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешкән иң якты, амбициоз һәм талантлы студентлар җыелган дип билгеләп үтте.

“Сезнең академик уңышларыгыз, шулай ук фән, спорт, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлегегездәге казанышларыгыз сезне Казан университетын тәмамлаган иң яхшы студентлар дип атарга мөмкинлек бирә. Сез яңа белем һәм компетенция алып кына калмыйча, дөньяның барлык почмакларыннан да ышанычлы дуслар таба алдыгыз. Аlma mater стеналарында туган дуслык сезнең белән гомер буе булачак дип ышанам”, – диде КФУ ректоры.

Казан федераль университетын тәмамлаучыларның казанышлары чыннан да зур. Мәсәлән, күпләр президент һәм хөкүмәт грантларына,  халыкара фәнни-мәгариф берләшмәләренең һәм фондларның стипендияләренә ия, югары рейтинглы халыкара фәнни публикацияләрнең автордашы булды. Шулай ук күп студентлар яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсында, «Ел студенты» республика премиясе җиңүчеләре булдылар. Уку йортын тәмамлаган спортчы-студентлар Россия Студентлар спорт клублары ассоциациясе турнирының Бөтенроссия финалында җиңде, ә иҗат коллективлары  “ОнлайнСтудентлар язы ” фестивалендә һәм “Бөтенроссия студентлар марафоны” яшьләр фестивалендә күптән көтелгән җиңүләре белән бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

“Нәкъ менә сезнең кебек студентлар һәм өлкән остазлар ярдәмендә, безнең университет даими рәвештә үсә һәм яңа казанышларга таба алга бара. Сезгә кыю һәм ачык булырга, беркайчан да яңа башлангычлардан курыкмаска, үз максатларыгызга һәрвакыт тугры калырга һәм ирешүегезне телим! Без сезнең белән горурланабыз һәм сезне магистрантлар, аспирантлар, хөрмәтле кунаклар сыйфатында күрүебезгә һәрвакыт шат булачакбыз! “- дип йомгаклады үз сүзен  ак юллар, тынычлык һәм яхшылык теләп, шулай ук остазларын онытмаска чакырып, Илшат Гафуров.

Алга таба алып баручы студент-отличникларга сүз бирде. Ректор, укытучылар һәм студентлар адресына әйтелгән рәхмәт сүзләреннән соң, чыгарылыш студентлары Илшат Рәфкать улы Гафуровка истәлекле конфедератка тапшырдылар.

Чара традицион гомуми фотога төшү белән тәмамланды. Студентларның да, бик аз өлеше генә булса да, июль күк йөзенә үз академик башлыкларын чөя алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарылыш студентлары һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм, коронавирус инфекциясен таралуны булдырмау буенча белгечләрнең барлык киңәшләрен исәпкә алып оештырылды. Дипломнарны тапшыру ачык һавада социаль дистанцияне һәм маска-перчатка режимын үтәп узды. Чарада катнашучылар кичә КФУ клиникасында COVID-19 га тест үтте.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Никита Тохтасинов