КФУда 5 диссертационт совет төзелде

Россия хөкүмәте карары нигезендә КФУга үз диссертацион советларын төзү һәм гыйльми дәрәҗә бирү хокукы бирелде. Бу хакта филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов  КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән ачык ишекләр көнендә сөйләде.

Элек диссертацион советлар ачу, аларның составын һәм, яклаудан соң, гыйльми дәрәҗә бирү карарын раслау хокукы бары тик Россия фән һәм югары белем министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясендә генә булган. “Фән кандидаты” һәм “Фән докторы” гыйльми дәрәҗәләрен бирү буенча соңгы карарны Мәскәүдәге Югары аттестация комиссиясе чыгарган.

«Хәзер КФУ каршындагы диссертация яклау советын ачу, гыйльми дәрәҗә бирү буенча карар үзебезнең уку йортында кабул ителәчәк”, — диде профессор.

Рәдиф Җамалетдинов КФУга диссертацион советлар буенча яңа мөмкинлекләр бирү карарының уңай якларын атады. “Беренчедән, бу булачак фән кандидаты һәм докторларына документлар белән бәйле мәшәкатьне киметәчәк. Икенчедән, яклаудан соң яшь фән кандидатлары һәм докторлары тиешле дипломны кулларына кыска вакыт аралыгында алачак”, — диде ул.

Хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында филология, бу фәннәрне укыту методикасы белән бәйле 5 диссертацион совет төзелгән. Алар 1 сентябрьдән эшли башлаячак.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.